Менделеевскида махсус хәрби операция зонасында катнашучылар өчен ике транспорт әзерләделәр
Автомобильләрнең берсе безнең сугышчыларга озатылды.
Юлсыз җирләрдән дә җилдереп узучы совет автомобиле махсус хәрби операция зонасына юл алды, ул безнең якташларыбызга биреләчәк.
Менделеевскида махсус хәрби операция зонасында катнашучылар өчен ике транспорт әзерләделәр. Беренче машинаны ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев ярдәмендә «Ветераннар» шәхси хәрби компаниясы (ЧВК) өчен юлладылар. Икенче машина полкларның берсендәге безнең сугышчыларга озатылды, аларны шәһәрдән билгеләнгән урынга кадәр «Яшьлек» Яшьләр үзәге волонтёрлары илтеп җиткерәчәк.
Фатиха сүзләре белән район башлыгы Радмир Беляев чыгыш ясады.
"Ватанны саклаучылар көне алдыннан ир-егетләргә «УАЗ» җибәрдек. Машина ватылмыйча аларга озак хезмәт итсен", – диде Радмир Илдарович.
Шулай ук яклау төркемендә ветераннар (пенсионерлар) Советы вәкилләре булды. Алар якташларыбызның кыю һәм батыр булуларын, «УАЗ»ның Җиңүгә китерүен теләделәр.
Анжела Малюга фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев