Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн артыннан көн

Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар

Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.

Песәй авылы балалары ял көннәрендә «Иксез-чиксез кино дөньясына» сәяхәт иттеләр. Әлеге исем белән аталаган чара мәдәният йортында үтте. Ул балаларны кино сәнгате барлыкка килүе һәм аның үсеш тарихы белән таныштырды. Кызыклы мәгълүматлар туплаган слайдлар берсен-берсе алыштырды. 

Балалар «Мультфильм белгечләре» викторинасында катнаштылар. Алар әкият геройларын сурәтләү, үзләренә генә хас булган билгеле бер предмет яки әйтем буенча искә төшерү кебек сорауларга җаваплар бирделәр. 

Чара Наҗия Гыймадиеваның «Елак батыр» дигән мавыктыргыч балалар фильмын карау белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X