Өч елга беренче тапкыр Кытай һәм Россия чиген пасажир автобусы кичте
Чикләр 2020 елның февралендә коронавирус пандемиясе сәбәпле ябылган иделәр.
Приморьеның Краскино үткәрү пунктыннан 2020 елның февраленнән алып беренче тапкыр дүрт автобус Россия-Кытай чиген узды. Моның турында Уссурийск таможнясы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
28 кытай гражданы чик үткән,алар арасында халыкара оешмалар хезмәткәрләре дә булган. Шул ук вакытта туристик группалар булмавы да әйтелә.
Шэньян шәһәрендәге РФ генераль консуллыгы РИА Новостига хәбәр иткәнчә, визалары гамәлдә булган РФ гражданнарының барысы өчен дә чикләүләрне 8 гыйнварда ук тыйган булганнар.
Фото-превью: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев