Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйгеләр

Бакчачылар бәйгесенәнә йомгак ясалды

Өч җиңүче билгеләнде.

Унбиштән артык бакча хуҗасы хикмәтле яшелчә һәм җиләк-җимеш фотоларын һәм аларның исемлеген редакциягә юллады. Алар белән танышып, без ихластан менделеевлыларның хезмәт сөючән булуларына шатландык. Күбесенең бакча эшләрендә ярдәмчеләре – оныклары.


Күпсанлы эшләр арасыннан «иң-иңнәрен» сайлап алу катлаулы булды. Ләкин, билгеле булганча, һәр бәйгенең үз җиңүчесе була – без шулай ук үзебезнекеләрнекен ачыкладык.

  • Өченче урында - 84 яшьлек Суфия Садыйкова. Иң өлкән катнашучыбыз - хезмәт һәм химзавод ветераны. Ул бик теләп бакчада эшли: яшелчә, яшел суган, укроп, бахча культуралары үстерә. Аның йөрәк формасындагы кавыны, хуҗабикәгә рәхмәт белдерә сыман. 
  • Икенче урында, чыбыклары 13 метрга кадәр сузылган бер куактан рекордлы виноград уңышы җыйган, Тургаевлар гаиләсе.
  • Беренчелек пальмасын безнең даими катнашучыбыз Галина Щеколдинага бирергә карар кылынды – ул бер сезонда ике мәртәбә могҗизалы яшелчәләр алып килде.

Бүләкләр җиңүчеләрне редакциядә көтә. Белешмәләр өчен телефон 2-14-55.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев