Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйгеләр

Екатерина Грудцова: “Үзеңне һәрвакыт җиңүче итеп тою мөһим”

“Татарстанның беренче вице-миссы-2017” менделеевлы Екатерина Грудцова Албаниядә “MissGlobe” Халыкара матурлык бәйгесендә “Мисс Элегантлык” титулын яулап кына калмады, катнашучыларны татар телендә сөйләшергә дә өйрәтте.

Җиңүче таҗы Кытай катнашучысы белән китте.

Ни өчен Татарстаннан?

– Россия һәм башка илләрдән дәгъвачылар белән бергә бәйгедә ни өчен Татарстан вәкиле катнашты?

– Россия бик зур һәм бездә чибәр кызлар бихисап. Чынлыкта халыкара матурлык бәйгеләрендә Россиянең төрле регионнарыннан вәкилләр еш катнаша. Боларның барысы да теге яки бу бәйгегә хокукы булган милли директорга бәйле.

“Мисс Татарстан” дирекциясенә чакыру килде, аннан соң катнашучыны сайладылар, ул “MissGlobe”га юл алды. Мин “Мисс Татарстан” дирекциясенә, Изольда Генриевна Сахаровага һәм Ирина Сергеевна Николаевага конкурста катнашу мөмкинлеге бирүләре һәм яклаулары өчен чиксез рәхмәтлемен.

– Синең матурлык бәйгеләрендә катнашу тәҗрибәң зур. “Мисс Глоб” башкалырыннан нәрсәсе белән аерылды?

– Халыкара бәйгедә син тулы бер республика яисә илне тәкъдим итәсең. Синең гамәлләрең буенча ватаның турында фикер йөртәләр. Катлаулылыгы шунда, үз халкыңның милли үзенчәлекләре һәм мәдәнияте турында сөйли һәм яхшы итеп күрсәтә белергә кирәк.

– Катнашучыларны Татарстан мәдәнияте белән таныштыра алдыңмы?

– Барысында да “Татарстан иле”ндә нинди кешеләр яшәве һәм аларны барып күрү теләге туды (хаталанып безнең республиканы шулай дип атадылар). Әлбәттә инде, мин республикабызның Россиянең бер кисәге булуын аңлатырга тырыштым. Барысын да базалы сүзләргә өйрәттем, мәсәлән, хәзер катнашучылар “мин сине яратам”, “исәнмесез” һәм “сау булыгыз” дип әйтә беләләр. Албания Президентына түбәтәй һәм чәк-чәк алып бардым, Улцинь шәһәре мэрына – милли костюмлы курчак, ә барлык катнашучылар республика билгесе һәм чәк-чәк белән зур булмаган сувенирлар алдылар. Безнең милли десертларыбыз бик ошады.

Бернинди дә стереотип юк

– Күпләр матурлык бәйгесен хатын-кыз матурлыгын пропагандалау стандартизациясендә оештыручыларны гаепли – катнашучылар бер-берсенә бик нык охшаганнар, индивидуальлек юк. Сез моның белән килешәсезме?

– Бар нәрсәдә дә стандартлык бар дип уйлыйм, мисал өчен, “Мисс Глоб” бәйгесендә кызлар бөтенләй башка төрле иделәр, бу халыкара бәйге өчен кызыклы булды. 165 сантиметрдан алып 182 сантиметрга кадәр буйдагы кызлар килделәр. Мәсәлән, стандартлар бар нәрсәдә дә бар, бу матурлык бәйгесендә генә түгел. Әгәр дә син бу стандартларга туры килмәсәң – куркырга кирәкми, әгәр туры килсәң, каядыр бару, дөнья күрү мөмкинлеге туа.

– Бәйгедә кырыс көндәшлек белән очрашканың булдымы? Яисә туфлиләрдә ватык пыялалар һәм ертылган киемнәр – бу стереотиплар гынамы?

– Ничә мәртәбә бәйгеләрдә булырга туры килде, андый күренешләрне очратмадым. Финал барышында без бер-беребезгә күлмәк сәдәфләрен каптырырга, макияж, прическа ясарга ярдәм итәбез. Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң җиңүчеләрне бердәм булып котладык. Миңа калса, бу дөрес. Ә көндәшлек бар һәм сәламәт көндәшлек – бу яхшы.

Модель булу – зур хезмәт

– Күбесе модель булу, бәйгеләрдә катнашу җиңел дип уйлыйлар, бу алай түгелдер. Бу адымга барачак кызлар нәрсәгә әзер булырга тиешләр?

– Беренче чиратта, моңа хис-тойгылар һәм әхлакый яктан әзер булу мөһим. Конкурс – бу, ярыш һәм анда әзерлексез бер спортчы да җиңә алмаячак. Син һәрвакыт югарылыкта булырга тиешсең. Үзеңне дөрес итеп күрсәтергә, дөрес киенергә. Прическа һәм макияжны эшләячәкләр, ләкин кеше болар белән генә чибәр була алмый. Күңел халәтеңне аңлатырга, балкырга кирәк.

– Үзеңне һәрвакыт ниндидер кысаларда тотырга кирәк, арытамы бу гамәл?

– Мин үземне ниндидер кысаларда тотам дип әйтмәс идем. Аралашырга яратам, яшәү рәвешем ошый, үземне яхшы хис итәм. Балачактан сәхнәдә биедем, игътибар үзәгендә булдым, кайчакта бу хисләрне сагынам да, хәтта. Әмма макияжсыз кибеткә керә алам, монда бернинди дә кыенсыну тойгысы юк. Мин гадәти кеше, матурлык бәйгеләрендә катнашуы ошый.

Гаилә учагы мөһим

– Киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнергә телисең һәм ун елдан соң үзеңне ничек итеп күрергә теләр идең?

– Бу сорауны матурлык бәйгеләрендә еш бирәләр. Хәзер миңа университетны тәмамлау мөһим, чөнки мин һәм әти-әнием моның өчен бик борчылабыз. Мәктәпне алтын медальгә бетердем, хәзер университетны яхшы билгеләренә генә тәмамлыйсым килә. Киләчәктә үземә канәгатьләнү хисе биргән яхшы эш табасым килә. Бу, балалар яисә оешма яисә дәүләт өлкәсе белән бәйле эш булырга мөмкин, чөнки политологка укыйм. Яраткан гаиләм көтеп торган йортыма кайтачакмын. Кыз бала өчен гаилә учагы мөһим дип уйлыйм.

– Матурлык бәйгесе шәхсән синең өчен нәрсә бирә?

– Минем өчен бу чыдамлылык, яңадан-яңа нәрсәләр беләсең. Испаниядә кешеләрнең нәрсә ашауларын, Бразилиядә ничек итеп вакытны күңелле үткәрүләре турында белү искиткеч. Бразилиядән миңа бер кыз әйтте: “Без һәрвакыт биибез, моңсу булганда да, бервакытта да ачуланмыйбыз”. Матурлык бәйгесе – бу канәгатьләнү хисе алу. Ышаныч белән әйтә алам, беренче чиратта, бәйгеләрдә дуслык атмосферасы хөкем сөрә.

Матурлык сере

– Синең үзеңнең матурлык серләре бармы?

– Мин һәрвакыт биим. Нәкъ менә хореграфия хәрәкәтләремә сыгылмалылык бирде, үкчәле туфлидә ышанычлы атлауны, гәүдәне төз тотуны, үзенчәлекле адымнарны. Бу генетика. Минем әбием һәм әнием матурлар. Күргәнегезчә, ниндидер аерым серләр юк.

– Нинди уңышларың белән горурланасың?

 – Мин үземә ничек ошый шулай эшлим. Якыннарымның, гаилә һәм дусларымның ярдәме белән, миңа калса, уңышлар яулыйм.

– Матурлык бәйгесендә катнашырга теләүчеләргә нәрсә әйтер идең?

– Кызларның күбесе бәйгедән курка, алар мин моңа лаек түгел дип саныйлар. Аларга куркуларын җиңәргә, барырга һәм укырга кирәк дип саныйм, остазлары һәм барлык катнашучылар да ярдәм итәчәкләр. Үзеңә ышанырга кирәк, тамашачы, сине күреп, соклансын. Үзеңне һәрвакыт җиңүче итеп тою мөһим.

Язманың авторы Алина Декусар

Фото Е.Грудцова архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев