Казанда “Безнең заман – Наше время” эшче яшьләр республика телевизион фестиваленең суперфинал йомгаклары узды
Проектта Татарстан оешмалары һәм предприятиеләрен тәкъдим итүче 170 меңгә якын кеше катнашты. Безнең районны Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы һәм “Аммоний” АҖ коллективлары тәкъдим иттеләр.
“Аммоний” АҖ яшьләре проект йомгаклары буенча икенче гомумкоманда урынын алды. Финалда заводлылар визитка тәкъдим иттеләр, жюри аларга өченче урын билгеләде. Хореографик коллектив “Барыня” һәм “Аргентина ритмнары” биюләрен башкарып беренче дәрәҗә диплом алды. Айсылу Касыймова “Гашыйк җаннар” җырын башкарды һәм беренче дәрәҗә диплом белән бәяләнде. Вокал ансамбль – икенче дәрәҗә диплом белән, “Дан минуты” номинациясендә “Чибәркәй” композициясе – шулай ук икенче дәрәҗә диплом белән.
Фестиваль йомгаклары буенча Л.Я.Карпов исемендәге химзавод вәкиле Юрий Герега “Вокал” номинациясендә беренче урынны яулады, Эльвира Колсанова һәм Николай Поликарпов “Хореография” категориясендә “Кавказ ритмнары” биюендә өченче булдылар.
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУ командасы икенче ел рәттән гран-прига ия булды. Аңа ТР Президентының күчмә Кубогын, фестиваль иганәчеләреннән бүләк һәм 250 мең сумга акчалата сертификат тапшырдылар.
Фото "Аммоний" АҖ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев