Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйгеләр

Күңелдә һәрвакыт яз

Балалар сәнгать мәктәбендә “Әби белән бабай янәшә” исемле район бәйгесе узды. Анда шәһәр һәм авылда яшәүче, озак еллар пар канатлы, күпләргә үрнәк гаилә парлары – әбиләр һәм бабайлар катнашты.

Дүрт биремне үтәү барышында конкурсантлар балалары һәм оныклары ярдәмендә сәхнәдә чыгыш ясап һәм видеоязмаларда жюри һәм тамашачыны үзләре белән таныштырдылар, шулай ук буш вакытларында мәшгуль булган хоббиларын тәкъдир иттеләр, тормышчан сорауларга җаваплар бирделәр һәм оста куллар буларак төрле өлкәләрдә сәләтләрен күрсәттеләр.

Чарада катнашучы җиде пар – дәү әниләр һәм дәү әтиләр бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр, әйтергә кирәк, алар фидакарь хезмәтләре белән район, республика, илебез үсешенә зур өлеш керткәннәр, тәртипле, тәүфыйклы балалар үстергәннәр, оныкларын, оныкчыкларын үстерешергә ярдәм итәләр, җәмәгать эшләрендә актив катнашалар, шул ук вакытта төрле яклап сәләтлеләр.

Алып баручы БСМ театрал сәнгате укытучысы Елизавета Йосыпова парлы өлкән буын вәкилләренә сүз бирде. Алар:

Казаковлар

Галина Михайловна һәм Владимир Николаевич Казаковлар, 51 ел бергә яшиләр, икесе дә отставкадагы хәрби хезмәткәрләр. Аларның бәхете – ике кыз һәм ике онык. Шәһәребездә 16 елга якын гомер кичерәләр.

Мухтаевлар

– Бергә озак яшәүнең сере бер-береңә ышаныч һәм хөрмәт, – дип саныйлар Казаковлар. 35 ел бергә яшәү дәверендә Илсөяр Саяровна һәм Газинур Зиннурович Мухтаевлар өч бала үстергәннәр, ике оныклары бар. Гаилә башлыгы таможня хезмәтендә, хуҗабикә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәннәр. Ныклы гаилә учагы булдыру өчен мәхәббәт кирәк, дигән фикердә Мухтаевлар.

Мартыновлар

“Изгелек кыл!” Бу сүзләр Татьяна Викторовна һәм Александр Николаевич Мартыновларның тормыш девизы. Бергә яшәүләренә утыз ел, иң зур шатлыклары – ике онык. Татьяна ханым медицина өлкәсендә, Александр әфәнде газ станциясе операторы.

Садыйковлар

– Бергә яшәвебезгә 46 ел, өч бала, җиде оныгыбыз бар. Бер-береңне аңлап һәм кайгыртып яшәү, гаилә дәвамчылары булу зур бәхет, – диләр Әлфия Габделхаевна (сәүдә хезмәткәре) һәм Мансур Минихузеевич (транспорт йөртүче) Садыйковлар.

Хафизовлар

Тәскирә Гайфиевна һәм Фаиз Шәрифҗанович Хафизовлар 41 ел бергә тату гомер кичерәләр, ике бала, биш онык һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшиләр.

– Күңелле итеп яшәргә, башкаларны да шатландырырга кирәк, – диләр Хафизовлар. Заманында Тәскирә Гайфиевна медицина хезмәткәре булса, Фаиз ага фидакарь нефтьче буларак танылган.

Кнутовлар

Алла Николаевна һәм Евгений Петрович Кнутовлар 43 ел бергә, ике кызлары, кияүләре һәм дүрт оныклары белән бер зур гаилә булып яшиләр. Аларның девизы: “Һәрвакыт алга, бервакытта да бирешмәскә!”

Алла Николаевнаның хезмәт юлы Л.Карпов исемендәге химия заводында элемтә электр монтеры буларак узган, Евгений Петрович отставкадагы офицер, су асты хезмәткәре, шагыйрь.

Щуркиннар

Алевтина Сергеевна һәм Николай Порфирьевич Щуркиннар Ижёвка авылында 30 ел гомер кичерәләр, 4 бала, алты онык һәм шулкадәр үк оныкчыклары бар. Гаилә башлыгы транспорт йөртүче булып эшләгән, Алевтина Сергеевна – икътисадчы.

Мәртәбәле жюри – районның ветераннар Советы һәм Россия пенсионерлар Союзы җирле бүлекчәсе рәисләре Любовь Сорокина һәм Розия Бикметова, ветераннарның халык хоры җитәкчесе Клара Галлямова конкурска йомгак ясап төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләделәр.

Номинацияләр

Садыйковлар – спорт сөюче, Щуркиннар – музыкаль, иң зирәк пар – Казаковлар, супер алтын пар – Мухтаевлар, иң күңелле һәм тапкырлар – Мартыновлар, иң артистик – Хафизовлар, гаилә традицияләрен саклаучылар – Кнутовлар.

Ахырда район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева бәйгене оештыручыларга, катнашучыларга, җанатарларга рәхмәт белдерде. Ләйсән Камилевна яшәешебезне бизәүче әби-бабайларыбыз булганда күңелләрдә шатлык булуын билгеләде, чөнки өлкәннәр тормышта терәк һәм һәрвакыт кирәк.

Чараны балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең җырлар, биюләр, шигъри тәлгәшләрдән әзерләнгән концерты ямьләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев