Менделеевлылар «Бакчачылар бәйгеснә» катнаша
Пенсионер Рөстәм Әхмәдиевның бакча участогында Томат-пәһлеван үскән.
Пенсионер Рөстәм Әхмәдиевның бакча участогында Томат-пәхлеван
үскән. Стажлы бакчачы табигать нигъмәтләрен үстерү һәм тәрбияләү серләрен яхшы белә.
Иң мөһиме – бакчада күңел биреп эшләү, – дип саный Р.Әхмәдиев.
Шуның өчен быел ул яшелчә һәм җиләк-җимештән мул уңыш алды. Алар арасында рекордсменнар да бар, мисал өчен - 700 грамм авырлыгындагы помидор.
Сез дә уңышыгызның фотосын һәм аның турында кыскача мәгълүматны paradox_12@mail.ru электрон почтасына юллагыз яисә бакчагызда үстергән гадәти булмаган яшелчә һәм җиләк-җимешләрне редакциягә алып килегеп бәйгегә катнашыгыз.
Бәйге 2022 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләрне призлар көтә.
Тулырак мәгълүмат 2-14-55 телефоны буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев