Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйгеләр

Менделеевлылар «Чәчәкле Менделеевск» бәйгесендә катнаша ала

Ул өч номинациядә уза

Менделеевскның 55 еллыгы уңаеннан «Менделеевск яңалыклары» редакциясе МУП «Төзекләндерү» һәм ООО «Менделеевск торак фонды» белән берлектә Менделеевск районында яшәүчеләр өчен иң яхшы клумбага бәйге игълан итә. Ул 2022нче елның 29 июненнән по 29 июленә кадәр дәвам итәчәк.
Шартлары:
1. Клумбаның фотосын paradox_12@mail.ru адресына юлларга
2. Фото турында кыскача белешмә язырга, тулы исемне, клумба торган адресны һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтергә.
Бәяләгәндә искә алыначак:
мәйданчыкларның эстетик бизәүендә иҗади инициатива күрсәтү;
кече архитектура формалары, табигый материаллардан эшләнмәләр, таулар, инешләр һ. б. булу.;
бизәлүдә төрле вакытта чәчәк атучы гөлләр куллану, аларның төрлелеге: бордюралар, клумбалар, газоннар һ. б.;
конкурс барышында үсемлекләрне саклау һәм карау;
Бәйгенең номинацияләре:
«Иң яхшы ишегалды»
«Иң яхшы клумба»
«Бакча ханбикәсе»
«Чәчәк атучы Менделеевск 55»
Бәйгегә Менделеевск районы территориясендә яшәүче һәм ишегаллары территориясендә чәчәк композицияләре булдыручы һәркем катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев