Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйгеләр

Менделеевлылар эссе бәйгесенә катнаша ала

Җиңүчеләрне бүләкләр һәм диплом көтә.

«Дөрешкәй» халык театры Менделеевск район прокуратурасы белән берлектә һәм «Менделеевск яңалыклары» ярдәме белән эссе бәйгесе игълан итә.


«Мин — «Балакаем» спектакле тамашачысы» бәйгесе үсмерләр арасында наркотиклар куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән.
Эшләр түбәндәге яшь категоряләрендә бәяләнәчәк: 14-19 яшь, 20-35 яшь,36 −55 яшь, 56 һәм аннан өлкәнрәкләр.


А4 форматындагы биткә бастырылган эшләрне театр teatrdereskj@gmail.com яисә редакциянең paradox_12@mail.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин. Эшләр рус һәм татар телләрендә 27-нче февраьгә кадәр кабул ителә. Исем, фамилия һәм яшь, укыган мәктәп санын яисә башка мәгариф учреңдениесе исемен, эш урынын, телефон номерын күрсәтү зарур.


Белешмәләр өчен телефон: 8-927-464-64-04.


Эшләрне бәяләгәндә аларның теманы ачу дәрәҗәсе һәм үзенчәлеге күз алдында тотылачак. 


Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр яшь категориясендә иң яхшы өч эш билгеләнәчәк. Җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәкләр. Җиңүчеләр исемлеге «Тойгуҗа театры» Вконтакте төркемендә бастырылып чыгачак. (vk.com/club137970399)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев