Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйгеләр

«Менделеевск яңалыклары» яңа бәйге игълан итә

«Әбиемнең җылы куллары» конкурсына мәктәп укучылары катнашырга чакырыла.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Менделеевск яңалыклары» шундый исемле хикәяләр һәм шигырьләр бәйгесе игълан итә.
Әбиләр оныклар тәрбияләүдә һәрвакыт актив катнашалар, әти-әниләре эштә вакытта, еш кына бала караучы ролен үтиләр. Бүген дә өлкән буын вәкилләренең бала тәбияләүдәге роле бәя биргесез: алар әкиятләр һәм хикәяләр белән әхлак нормаларына төшендерәләр, әдәп кагыйдәләрен өйрәтәләр, тирә-юньдәгеләргә һәм якыннарга карата хөрмәт тәрбиялиләр. Шул рәвешле оныклар һәм әбиләр арасында үзенә бер төрле элемтә урнаша. «Йөрәктән йөрәккә» грантын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән әлеге конкурста балалар үз әбиләре турында, алар белән ничек вакыт үткәрүләре һәм өлкән буынның тормышларындагы ролләре турында сөйли, дәү әниләренә шигырь багышлый алалар.
Жюри иң яхшы эшләрне сайлыйчак, җиңүчеләрне «Team Play»* (Теам Плай) компьютер клубыннан сертификат яки махсус приз һәм дипломнар белән бүләкличәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8(85549) 2-15-77.
*Реклама хокукында
0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев