Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйгеләр

«Менделеевск яңалыклары» яңа бәйге игълан итте

Барлык катнашучылар да диплом һәм истәлекле бүләкләр алачаклар.

«Менделеевск яңалыклары» газетасының 90 еллыгы, Менделеевск шәһәренең 55 еллык юбилее һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел булу уңаеннан рәсемнәр һәм шигырьләр бәйгесе игълан итәбез. 
«Туган көнең белән бөек шагыйрь һәм яраткан шәһәрем» исеме астында үтүче бәйге «Островок»* балалар уен бүлмәсе белән берлектә оештырыла. 
Бәйгенең шартлары: 
Конкурста мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 һәм 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Рәсемнәр 2022 елның 5 нче апреленнән 21 нә кадәр 9.00 дан алып 16.00 кадәр Фомина ур. 20 йорт адресы буенча редакциядә кабул ителә.
Шигырьләрнең видеоязмалары 8-917-290-30-03 номеры буенча ватсабтан кабул ителә. Видеоязма 2,5 минуттан артмаска тиеш. 
Бүләкләр: 
Төркем эшләре белән җиңү яулаучылар сыйныфы яисә төркеме белән “Островок” уен бүлмәсенә бушлай юллама алачак. 
Шәхси номинациядә җиңүченең рәсеме район газетасының беренче битендә басылачак, ә иң яхшы башкарылган шигырьләр ВКда «МЯ» һәм «МН» аккаунтларында урнаштырылачак. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. 
Шәхси номинациядә катнашучылар гарантияле бүләк: диплом белән рус яки татар телендә китап, журнал яисә буягыч журнал алачак. Төркемнәргә «Островок» балалар уен үзәгенә 50% ташлама белән юллама биреләчәк. 

Игътибар, бәйге түләүле. Шәхси катнашу 200 сум, төркемнәр өчен 300 сум. 

Белешмәләр өчен телефон: 2-14-55

*реклама хокукында 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев