Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйгеләр

Менделеевскида «Юл әлифбасы» бәйгесе узды

Бүләкләү 6 нчы балалар бакчасы базасында үтте.

Конкурсны онлайн-форматта үткәрделәр, анда 56 видео-эш тәкъдим ителде. Барлык эшләр дә юлларда куркынычсыз тәртип, балалар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау, юлларда имгәнүләрне булдырмауга бәйле темаларны яктыртты. Оештыру комитеты әгъзалары һәр яшь төркемендә һәм аерым номинациядә җиңүчеләрне бүләкләде. 
Бүләкләү 6 нчы балалар бакчасы базасында узды. Башта кунакларны сәламләү номерлары белән «Алёнушка» тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады. Аннан соң ЮХИДИ начальнигы полиция майоры Константин Алгуатов мөрәҗәгать итте. Ул балаларга, укытучыларга, һәм ата-аналарга юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланырга чакырды. Шулай ук транспортта барганда балаларны эләктерүче җайланмалар һәм куркынычсызлык каешлары турында да искә төшерде. Ул район БДУ профилактика бүлеге начальнигы Мәликә Халикулова белән бергә җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев