Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйгеләр

Менделеевскийда «Иң шәп класс җитәкчесе-2022» бәйгесе старт алды

Бәйгегә Укытучылар көнендә старт бирелде.

Укытучылар көнендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы буенча булдырылган халык тарафаннан танылу бәйгесенә старт бирелде.


«Мондый конкурс идеясе 2014 елда туды. Кадерле якташларым, сезне дә үз остазларыгызны күтәрергә, алар өчен рәхмәт сүзләрегезне җәлләмәскә, мәктәп еллары турындагы кадерле хәтирәләрегез белән бүлешергә һәм белемнәре белән кайгыртулары өчен рәхмәт әйтергә чакырам», – дип Әлфия Когогина Менделеевлыларга мөрәҗәгать итте.

Проект «МН» һәм «МЯ» район газеталары ярдәмендә чынга ашырыла. Укучылар һәм ата-аналар, хезмәт буенча коллегалар класс җитәкчеләрен катнашуга тәкъдим итәләр һәм сайлау барышында иң-иңен билгелиләр.


Бәйге өч этапта уза:
1 этап – дәгъвачыларны «ВКонтакте» төркеменең «Иң шәп класс җитәкчесе-2022» фикер алышу бүлегендә тәкъдим итү һәм теркәү – 2022 елның 5-нче октябреннән 17-сенә кадәр. Киләсе этапка менделеевлылар тарафыннан иң күп тәкъдим ителгән класс җитәкчеләре ТОПы үтә. «Иң шәп класс җитәкчесе» бәйгесенең узган елгы җиңүчеләре катнаша алмый.


2 этап –официаль сайтта тавыш бирү – 2022-нче елның 25-нче октябреннән 31-нә кадәр.


3 этап – бүләкләү –2022-нче елның декабре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев