Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйгеләр

Музей Менделеев булырга тәкъдим итә

Туган якны өйрәнү музееның «Менделеев бул» проекты беренче яшьләр туристлык форумында тәкъдим ителде.

Ул Татарстанда 5еннән 9 августка кадәр үткәрелде. Анда Менделеевск районын шәһәрнең туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Ольга Боднарь тәкъдим итте. Ул «Туризм өлкәсендә һәм кунакчыллык индустриясендә стартаплар» юнәлеше буенчагы мәйданчыкта эшләде.

– Мин «Менделеев бул» музей воркшопын тәкъдир иттем. Воркшоп мастер-класс дигәнне аңлата, ул вакытта кешеләр үз куллары белән эшлиләр. Проектның асылы виртуаль чынбарлык күзлеген һәм төрле катлаулылыктагы химик тәҗрибәләр кулланып лабораторияләр оештыру, – дип ассызыклады Ольга. – катлаулылары виртуаль чынбарлыкка эләгү ярдәме белән үткәрелә. Гади тәҗрибәләр – гадәти шартларда.

Музей хезмәткәре әлеге проектны катнашучылар һәм оештыручылар алдында яклады. Ул катнашкан юнәлештә, Татарстаннан катнашучылар Казанда туристлар очрашуын оештыру һәм студентларны алышу темаларын тәкъдим иттеләр.

– Жюри безнең проектның потенциалы һәм индивидуальлеге булуын билгеләде. Без һөнәрдәшләребез белән ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, аны арытаба да камилләштерәчәкбез һәм башка мәйданчыкларга да чыгачакбыз. Туристлык өлкәсендә күп файдалы мәгълүматлар ишеттек, аралашырга һәм спикерлар, арытаба хезмәттәшлек итү өчен туристлык өлкәсен үстерү активистлары белән контактта булдык. Һәр көнне без чаралар үткәрү мәйданчыкларын алыштырдык. Бөек Болгарда палаткалы лагерь, «Сәләт» яшьләр үзәге, IT-парк, «Маяковский» һәм «Алафузов фабрикасы» иҗади мәйданчыклары. Атмосфералы локацияләр Менделеевск территориясендә шуңа охшаш мәйданчыкларны булдыруга илһамландыра, – дип фикерләре белән уртаклаша Ольга.

Форумның бурычы яшьләр арасында эчке туризмны үстерү, туристлык өлкәсендәге яшь эшмәкәрләрне яклау, туризм һәм сәяхәт өлкәләрендә сыйфатлы һәм кызыклы контент булдыру өчен яшь журналистларны һәм трэвел-блогерларны әзерләү һәм укыту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев