Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйгеләр

Түтәлдән гаҗәеп уңыш

Уңыш җыеп алу чоры да җитте.

 Без традицион булган “Түтәлдән гаҗәеп уңыш” көзге бәйгесен игълан итәбез.

Аны Сәйтәктән безнең даими катнашучыбыз Мария Григорьева ача. Бу ханымның йорт яны участогындагы гаҗәеп яшелчәләре турында бертуктамый сөйләргә мөмкин. Мисал өчен, аның сусыл кыярлары җәйге сезонда өченче мәртәбә утыртылган.

Бу сезонда Мариянең “Бычье сердце” “Үгез йөрәге” һәм “Орлиный клюв” “Бөркет томшыгы”сортлы помидорлары мул уңыш бирде. 740, 500 һәм 750 граммлы өч данә барыс бергә ике килограммга якын булды.

 – Беренчеләре 860 грамм һәм аннан да күбрәк булды, – дип сөйли бакчачы. – Суган, ташкабак, бәрәңге, кәбестә уңышы да мулдан, аларның кайберләренең әле үсәсе бар, әмма хәзердән үк гаҗәпләндерәләр.

Бакча эшләрендә Мариянең элек бозау караучы булып эшләгән әнисе 83 яшьлек Раиса Николаевна,уллары, кызы һәм быел 1 нче сыйныфка барачак оныгы Данил ярдәм итәләр.

Безнең конкурста гадәти булмаган формадагы һәм авырлыктагы бакча уңышы булганнар катнаша алалар. Моның өчен аны редакциягә алып килергә, күтәреп булмаслык булса 2-15-77 телефоны аша шалтыратырга кирәк. Фотоларны paradox_12@mail.ru электрон адресына да җибәрергә мөмкин, алар безнең газетада һәм mendeleevskyi.ru сайтында урнаштырылачак. Сезнең исемегез һәм хезмәт җимешләрегез турында барлык район халкы беләчәк. Җиңүчеләрне призлар көтә. Тәвәкәлләгез, көтәбез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев