Уңышка призлар
Редакция коллективы газетага язылучылар арасында призлар уйнатты. 8еннән 29 июньгә кадәр “Менделеевские новости” һәм “Менделеевск яңалыклары”на абонемент рәсмиләштерүчеләр дача һәм бакча өчен кыйммәтле бүләкләр алдылар.
Безнең укучыларга 2018 елның икенче яртысына ташламалы бәяләрдә “МН” һәм “МЯ” район басмаларына язылу өчен тагын бер мөмкинлек бирелде. Һәркем “Водолей” кибетеннән мангал, барбекю, шланг, сусипкеч, пикник өчен җыелма һәм башка кыйммәтле призлар уйнатуда катнашты. Абонемент рәсмиләштерүчеләр шулай ук ун процентлы ташлама белән эш кораллары һәм бакча өчен товарлар юнәтүгә дисконт картасы алдылар.
Уңыш күпләргә елмайды. “Аммоний” АҖ Н.Саушина, Л.Куликова, “Нептун” сәламәтләндерү комплесыннан А.Әхмәтҗанова, “Айсберг” боз сараенннан Ю.Матвеева, “Химик” ССК И.Чернова һәм башкалар кыйммәтле призлар алдылар. Төп приз – мангал-барбекюга Д.Минниханов (“Нептун” сәламәтләндерү комплексы) ия булды.
Уенда катнашучыларның берсе Светлана Зевакина районканы биш елдан артык укый.
– Яраткан газетабыз аша шәһәр һәм район тормышынан хәбәрдәр булып торабыз, шуның өчен аңа язылам. Беренче мәртәбә призлар уйнатуда катнашырга булдым. Бүләккә кружка алдым. Зур рәхмәт сезгә!
Шулай ук “Җәйне ачабыз” фотобәйгесенә йомгак ясалды. 1 нче гимназиянең “Сәламәтлек иле” мәктәп яны лагеры диплом белән бүләкләнде.
Татлы бүләккә Ирина Шәрәфетдинова лаек булды, ул “Еда Менделеевск” төркемендә “Эссе-тәмле җәй” бәйгесендә җиңде.
– Минем бүген туган көнем. Мондый торт-туңдырма кебек татлы бүләк өчен рәхмәт. Сезнең иҗат коллективының аның чәчәк атуын һәм яхшы хәбәрләр телим, – ди Ирина.
Безнең яңалыкларны һәм яңа бәйгеләрне күзәтеп барыгыз. Конкурсларда катнашыгыз һәм отыгыз!
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев