Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәзәкәдән җирле үзидарә ветераны Нәкыя Шакировага 90 яшь

Нәкыя Шакированың икеләтә бәйрәме 21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләнде.

«Унсигез ел авыл советында секретарь булып эшләдем, – диде Нәкыя Нәҗметдиновна. – Ул вакытта салалылар өч меңнән артык кеше иде, документ эшләре, алар күп булды, барысы да кулдан язылды». 
 

Авыл халкы Н.Шакирова турында әдәпле, җаваплы һәм принципиаль кеше дип сөйли. 
 

«Миңа, белгечлек буенча укытучыга, өч ел авыл советы рәисе булып эшләргә туры килде, – дип искә ала Рәмзия Мөхетдинова, – янәшәдә Нәкыя апа һәм Шәргыя апа кебек тәҗрибәле остазлар булды, моның өчен аларга чиксез рәхмәтлемен». 
 

Ветеран янында котлау миссиясе белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм Бәзәкә җирлеге башлыгы Илмир Кашафетдинов булдылар. Җылы котлау сүзләрен кадерле кешеләренә дүрт баласы һәм оныклары юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев