Камай авылында яшәүче Җәмилә Идиятуллинага 90 яшь тулды
Җәмилә Хуҗиевна озак еллар төзелештә эшли.
«Ирем белән Казахстанга эшкә киттек, - диде ветеран. - Анда ике кызыбыз туды. Иртә тол калдым. Егерме ел элек иремнең туган ягы - Камай авылына күчеп кайттым».
Җәмилә ханымның ике оныгы, бер оныкчыгы бар. Кызлары кайгыртып торалар.
Юбилярны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм җирлек башлыгы Илнар Ахунҗанов тәбрикләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев