Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хезмәт ветераны Разия Гайнетдинова 90- яшьлек юбилеен билгеләде

Разия Магсумовна күпсанлы котлаулар кабул итте.

Юбилярны район башлыгы Р. Беляев исеменнән олуг бәйрәме белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Метальников тәбрик итте. Аның изге теләкләренә «Бондюжский» ТИСе һәм ветераннар советы рәисләре Рәмзия Әхмәдиева һәм Лариса Кривилёва кушылдылар.


Разия Мәгсүмовна Камай авылында дөньяга килә. Әтисе - мәктәп директоры, математика укыта. Разия ханым әйтүенчә, аналитик акылы һәм хисапка осталыгы нәкъ менә аннан килгән. Балачакта да иптәшләре шаяртып «Безең ЭВМ» дия торган булганнар. Бер дигән экономист карьерасы корырдай кызның тормышына Бөек Ватан сугышы үз төзәтмәләрен кертә. Ул 16 яшьтән шахтада эшли башлый, хастаханәдә санитарка була, аннан, Л. Карпов исемендәге химия заводының Барий хлориды цехында хезмәт куя.

Тормыш иптәше дә үзенә тиң. Аны Менделеевскида «алтын куллы» кеше буларак хәтерлиләр. Лаеклы ялга чыкканчы балта остасы була.
Разия ханым өч бала анасы. Хәзер аларның нәселен 6 оныгы һәм 4 оныкчыгы дәвам итә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев