Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

1 нче мәктәптә Тукайның 130 еллыгына багышланган тематик кичә

Шәһәрнең 1 нче мәктәбендә укытучылар Асия Кәлимуллина һәм Минзилә Галимуллина җитәкчелегендә 1-10 сыйныф укучылары катнашында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Анда район мәгариф бүлеге методисты Эльмира Гыйльфанова, гомуми белем бирү мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылды. Мәктәпнең милли мәгариф эшләре буенча директор...

Шәһәрнең 1 нче мәктәбендә укытучылар Асия Кәлимуллина һәм Минзилә Галимуллина җитәкчелегендә 1-10 сыйныф укучылары катнашында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Анда район мәгариф бүлеге методисты Эльмира Гыйльфанова, гомуми белем бирү мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылды.

Мәктәпнең милли мәгариф эшләре буенча директор урынбасары Илсөяр Фәйзуллина укытучыларны, укучыларны һәм кунакларны сәламләде, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы барышында балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып тугызынчы чара үткәрелүен, анда яшь буынга татар халкының бай мирасын өйрәтүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады.

Алып баручылар 10Г сыйныфы укучылары Руслан Вәлиев һәм Гүзәл Борханова әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Кичә барышында төрле яшьтәге кызлар һәм малайлар Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен укыдылар, уен коралларында уйнадылар, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды, биюләр тәкъдим ителде, тормыш юлы һәм әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерелде. Тамашачы "Шүрәле" поэмасын, кечкенә Апушның исендә калган мизгелләрне кабат йөрәге аша үткәрде.

Кичә дәвамында мәшһүр Тукай әсәрләреннән фәһемле сүзләр яңгырады:

"Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә, мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә. Сабакка калмаса соңга. Борылмый барса уң-сулга, уенга салмаса ихлас - менә бәхете аның шунда. Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә, бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!.."

Чара Габдулла Тукай турында видеоязмалар белән баетылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары шигърият