Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

20 ел кешеләргә шатлыкка

"Тихоновские зори" ансамбленә 20 ел. Шушы вакыт эчендә коллектив туган авылыбыздан читтә дә популярлык казанды, аның катнашыннан башка бер генә чара да узмый. Ансамбль нинди генә иҗади идеяләрне гамәлгә ашырмый, аның концертларында җыр, бию, такмаклар бер-берсен алмаштырып, уңышка китерә. Тихоново үзешчәннәре рус халкының мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калуга зур өлеш...

"Тихоновские зори" ансамбленә 20 ел. Шушы вакыт эчендә коллектив туган авылыбыздан читтә дә популярлык казанды, аның катнашыннан башка бер генә чара да узмый.
Ансамбль нинди генә иҗади идеяләрне гамәлгә ашырмый, аның концертларында җыр, бию, такмаклар бер-берсен алмаштырып, уңышка китерә. Тихоново үзешчәннәре рус халкының мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калуга зур өлеш кертәләр. Репертуарларында халык һәм лирик җырлар бик күп.
"Тихоновские зори"га нигез салучы һәм аның җитәкчесе - Ольга Подшивалова, ул авыл клубы директоры һәм ансамбльне яңа идеяләргә рухландыручы да. Ольга балачактан гармунда уйнарга һәм җырларга ярата. Гомерен мәдәнияткә, сәхнәгә һәм яшь талантларны тәрбияләүгә багышлый. Ольга Григорьевна беренче тәҗрибәсен Казан сәнгать академиясендә ала.
- Мин бәйрәм-кеше, - дип сөйли язмабыз герое. - Кәефсез чагымны кешеләргә күрсәтмәскә тырышам, якыннарымның һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең моңаеп утырганын теләмим, аларны ачык күңелле һәм бәхетле итү өчен барысын да эшләргә омтылам.
Чыннан да, Ольга Подшивалова кешеләрнең кәефен күтәрә белә. Авыл китапханәсе мөдире Надежда Медведева, хезмәттәшләре һәм ансамбль белән берлектә алар театральләштерелгән тамашалар куялар, Славян халкы мәдәнияте көннәренә, Пыкрау, Раштуа һәм башка бәйрәмнәргә багышланган чаралар, халык традицияләре белән бәйле гамәлләр оештыралар. Кәефләре күтәренке авыл кешеләре яшьләре, проблемалары, уй-кичерешләре турында онытып күңел ачалар.
Ольга Григорьевна чәчәкләр үстерү белән мавыга. Мәдәният йорты территориясен яшелләндерү, чәчәкләргә күмү өчен күп тырышлык куя. Биредә балалар мәйданчыгы, эскәмияләр, чәчәк түтәлләре, агачларда - декоратив күбәләкләр. Алты ел рәттән Тихоново клубы район буенча территорияне төзекләндерү бәйгесендә беренче урынны яулый. Шуның хисабына мәдәният йортының техник базасы ныгытыла.
Ольга Подшивалова авыл җирлеге депутаты, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Авылдашлары аны хөрмәт итәләр, балалары һәм оныклары яраталар һәм киләсе елга юбилеен зурлап үткәрергә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары