Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Акпатыр бәйрәмендә

    Илнәт авылыннан "Элнет" фольклор ансамбле Малмыж районының Зур Китәк авылында һәр елны уза торган Акпатыр милли бәйрәмендә катнашты. Акпатыр - китәк мариларының легендар юлбашчысы, мәгърифәтче, музыкант һәм дәвалаучы, мари халкының яклаучысы. Аның каберендә үскән каен һәм милли геройның күмелгән урыны изге дип санала. Элек-электән монда кешеләр аның җәсәденә баш ияргә,...

    Илнәт авылыннан "Элнет" фольклор ансамбле Малмыж районының Зур Китәк авылында һәр елны уза торган Акпатыр милли бәйрәмендә катнашты.
    Акпатыр - китәк мариларының легендар юлбашчысы, мәгърифәтче, музыкант һәм дәвалаучы, мари халкының яклаучысы.
    Аның каберендә үскән каен һәм милли геройның күмелгән урыны изге дип санала. Элек-электән монда кешеләр аның җәсәденә баш ияргә, тормышта проблемалы хәлләр туганда ярдәм сорап килгәннәр. 1998 елда Акпатырга һәйкәл урнаштырыла. Шул көннән башлап мари халкының борынгы йолаларына нигезләнгән искә алу бәйрәмнәре үткәрелә башлый.
    - Бу көнне Россия һәм Татарстанның төрле почмакларыннан делегацияләр килә, - дип сөйли "Элнет" ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Мальгин.
    Марий Эл республикасының Югары карты гыйбадәт кылды, ризыкларны һәм мохтаҗларга алып килгән әйберләрне изгеләндерү йоласын башкарды. Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте, анда менделеевлылар да катнашты. Алар символик эстафетаны - "Семык" бәйрәме флагын кабул итеп алдылар.
    Киләсе елга республика бәйрәме безнең районда узачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: