Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Акътәҗектә “Семык”

Акътәҗек авылында мари мәдәниятенең "Семык" бәйрәме узды. Аны клуб мөдире Маргарита Григорьева оештырды. - Чара Мәдәният елына багышланды, һәм без аны нәкъ Семыкны бәйрәм итү көнендә - Троица алдындагы пәнҗешәмбедә үткәрдек, - ди М.Григорьева. - Без бәйрәмнең чын халык традицияләрен торгызуны максат итеп куйдык. Авыл халкы һәм кунаклар рәхәтләнеп бию...

Акътәҗек авылында мари мәдәниятенең "Семык" бәйрәме узды. Аны клуб мөдире Маргарита Григорьева оештырды.
- Чара Мәдәният елына багышланды, һәм без аны нәкъ Семыкны бәйрәм итү көнендә - Троица алдындагы пәнҗешәмбедә үткәрдек, - ди М.Григорьева. - Без бәйрәмнең чын халык традицияләрен торгызуны максат итеп куйдык.
Авыл халкы һәм кунаклар рәхәтләнеп бию һәм йола композицияләрендә катнаштылар. Семык традицияләренең берсе булып Россиянең "Инешкәй" биюенә тиң "Капка" биюе тора. Аны беренчеләрдән булып яңа өйләнешкән Элла һәм Николай Тимеряевлар башкарды. Бу көнне туган авылына армиядән Игорь Николаев кайтты. Якташлары аны җыр, бию, сый-нигъмәтләр белән каршы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Семык Меденият Аккытажек