Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

АЛТЫН МӘЙДАН КЫРЫМ

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда “Алтын мәйдан-Крым” Халыкара фестиваль-бәйгендә катнашучылар концерты узды.

+

Призерлар һәм бәйге лауреатлары менделеевлыларга бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Каршы алу

Укучыларның җәйге каникуллары ахырында С.Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданына халык күп җыелды: әти-әниләр кулларына шарлар, “Афәрин, “Кристалл” исемле транспарантлар тотып, шулай ук дәү әниләр, туганнар һәм вокал ансамбльләрнең иҗатын яратучылар «Алтын – Майдан – Крым. 2018» фестиваль-бәйгесендә катнашучыларны каршы алдылар.

Очрашу урыны

С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның күпсанлы делегациясе – “Кристалл” эстрада биюе халык ансамбле, “Былина” рус җырлары ансамбле, “Эрвел” мари халык ансамбле, “Туганайлар” керәшен җырлары фольклор ансамбле Бисер Киров исемендәге “Алтын Майдан-Крым” Интернациональ мәдәни-агарту проектында, “Атлеш” Халыкара этнобәйгесендә катнаштылар.

Алып баручылар Виктор Никифоров һәм Гөлнара Шәймәрданова сүзләренчә,

Фестиваль программасында фольклор коллективлар, солистлар бәйгесе, локаль җыр традицияләрен, халык хореографиясен үзләштерү буенча мастер-класслар, күчмә концертлар, көн саен этник дискотекалар һәм халык бәйрәмнәре булды. 106 сәләтле коллектив бердәм булып Черноморский районының Межводное авылына җыелды (танылган мыс.Тарханкут, анда “Кеше амфибия”, “XX гасыр пиратлары” һәм башка фильмнар төшерелгән). Менделеевски коллективлары барлык номинацияләрдә дә җиңү яуладылар.

Татарстан коллективлары Сабантуйга әзерлек һәм аны үткәрүдә җаваплы булдылар, менделеевлылар концерт программасында актив катнаштылар.

«Былина» һәм «Туганайлар» ансамбльләрендә катнашучылар “капчык киеп йөгерү”, “йомырка белән йөгерү”, “чүлмәк вату” һәм башка уеннар һәм бәйгеләр үткәрделәр, бүләкләр һәм сувенирлар җыюны оештырдылар.

Сабантуйдагы конкурсларның берсе “Диңгез гүзәле” бәйгесе иде. Яна Шалаумова беренче урынны яулады һәм жюри әгъзалары фикеренчә “Бәйрәмнең иң яхшы су анасы” дип танылды. Фетиваль шартларының берсе “Медузия иле” күңел ачу программасында катнашу булды – иң яхшы медуза костюмы бәйгесе һәм нәфис номер. “Кристалл” ансамбле катнашучысы Эльвина Сайранова “Медуза королевасы” булып сайланды.

Тәэсирләр

Һәркем сәяхәттән канәгать калды: суда коенды, кояшта кызынды, яңа дуслар тапты һәм җиңүче дипломнары һәм кубоклар алып кайтты. Барлык коллективлар да “Ярылгач”, “Алтын Мәйдан” һәм “Атлеш” бәйгеләренең I һәм II дәрәҗә лауреатлары булдылар.

Гала-концерт Мәдәният сараеның зур делегациясе башкаруында “Братья по разуму” фестивале гимны белән тәмамланды. Менделеевлылар киләсе елда булачак бәйгегә чкыру алдылар.

Мәдәният Сараенда

Концертта “Кристалл”, “Туганайлар”, “Эрвел”, “Туганайлар һәм “Кристалл” ансамбльләренең иң яхшы номерлары тәкъдим ителде. Солистлар Гөлнара Шәймәрданова, Яна Шалаумова, Инна Килеева татар, рус, мари телләрендә җырлар башкардылар.

– Кызым Виктория 5 яшеннән “Кристалл”да бии. Күптән түгел Кырымга барып кайтты. Бик ошаган. Үзем дә әлеге бию ансамленә йөрдем, “Кристалл” чыгарылышымын. Эстрада биюләре ошый, – ди Гөлнара Чапалова.

Баруның нәтиҗәсе

С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Ләйсән Латыйпова Кырымга баруда ярдәм күрсәтүе өчен район башлыгы Валерий Чершинцевка, мәдәният Идарәсе начальнигы Екатерина Шиһаповага һәм башкаларга рәхмәт белдерде, лаеклыларга Кырым хакимияте дипломнарын һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

«Туганайлар», «Кристалл» коллективлары беренче дәрәҗә, «Эрвел» 1 һәм 3 дәрәҗә, Гөлнара Шәймәрданова һәм Инна Килеева икенче дәрәҗә, Яна Шалаумова һәм Эльвина Сайранова беренче дәрәҗә лауреат дипломнарына лаек булдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев