Гассар исемендәге мәдәният сараенда тулы аншлаг белән Ильмира Нәгыймова һәм Эльмира Сөләйманова концерты булды.
"Апа-сеңел" исемле программада артистлар популяр һәм авторлык композицияләрен башкардылар. Концертны яшь җырчы Энҗе Шәрипованың, биюче Дамир Баштановның очкынлы чыгышлары, алып баручы Газинур Фәйзуллинның үтемле юморы тулыландырды.
Мәдәният сарае директоры Радик Ахунҗанов артистларга рәхмәт белдерде, аларга иҗат...
Гассар исемендәге мәдәният сараенда тулы аншлаг белән Ильмира Нәгыймова һәм Эльмира Сөләйманова концерты булды.
"Апа-сеңел" исемле программада артистлар популяр һәм авторлык композицияләрен башкардылар. Концертны яшь җырчы Энҗе Шәрипованың, биюче Дамир Баштановның очкынлы чыгышлары, алып баручы Газинур Фәйзуллинның үтемле юморы тулыландырды.
Мәдәният сарае директоры Радик Ахунҗанов артистларга рәхмәт белдерде, аларга иҗат уңышлары теләде. Якташыбыз, автор-башкаручы Ильмира Нәгыймова (рәсемдә уңда) Менделеевск тамашачысына менә нәрсәләр сөйләде.
Иҗат башлангычы
- Мин бу сәхнәдә үстем, нәкъ менә сез беренчеләрдән булып минем җырларыма бәя бирдегез. Район бәйгеләрендә катнаштым, республика дәрәҗәсендә сәләтемне сынап карадым. Минем көчемә ышанганыгыз, иҗатка старт биргәнегез өчен рәхмәт. Шигырь һәм җырлар яза башлармын дип уйламаган идем. Беренче авторлык композициямне гомере фаҗигале өзелгән апамның истәлегенә багышладым. Ул искиткеч җырлый, шигырьләр иҗат итә иде, сәләтен миңа биргәндер дип уйлыйм.
Җырларым турында
- Алар төрле жанрлы. Мәгънәле шигырьләр яратам, аларга шунда ук музыка уйлап табам. Бүген залда күп җырларымның авторы Ләйсән Гайнетдинова утыра. Ул тумышы белән Турайдан, дуслыгыбыз күптән башланды, алга таба да тыгыз хезмәттәшлектә калырбыз дип өметләнәм.
Гаиләм турында
- Тормыш иптәшем, Руслан Кираметдинов, шулай ук җырчы. Яраткан улыбызны үстерәбез, ул күптән түгел балалар бакчасына йөри башлады. Аерым программалар өстендә эшләү карарын бергә кабул иттек. Без әле яшь, иҗат уйлары белән янабыз. Мин дә, ул да сәхнәдә үз билгеләнешебезне, үз тамашачыбызны табарбыз дип ышанам. Русланның хәзер ялгыз концертларлары бара, минем дә эш графигым тыгыз.
Апам турында
- Чынлыкта без Эльмира Сөләйманова белән өчтуганнар. Тормышта ул миңа апам гына түгел, дустым, киңәшчем, сердәшчем дә. Бүген дуэт белән башкарган җырлар туганлык һәм иҗат җепләребезне ачып бирә алгандыр.
Планнар турында
- Алар күп. Бу программаны без беренче тапкыр Казанда, филармониянең концертлар залында тәкъдим иттек. Әлбәттә, курку да бар иде: башкала тамашачысы ничек каршылар, нинди бәя бирер? Аллага шөкер, барысы да яхшы узды. Сез дә, кадерле якташларым, безне җылы кабул иттегез. Димәк, җиң сызганып эшләячәкбез, безнең иҗатны яратучыларны яңа җырлар белән шатландырачакбыз.
Нет комментариев