Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Артистларга – алкышлар, ветераннарга – чәчәкләрАртистларга – алкышлар, ветераннарга – чәчәкләр

"Карпов исемендәге химзавод" акционерлык җәмгыяты үзешчәннәре концерты традиция буенча "Җиңү салюты" халык иҗаты фестивален очраклы гына йомгакламый. Чөнки нәкъ менә карповлылар узган гасыр башында фестиваль хәрәкәте инициаторлары булды. Завод үзешчәннәре концерты районның мәдәният тормышында вакыйга булды һәм һәрвакыт тулы заллар белән үтте. Бу юлы да Гассар исемендәге мәдәният сараена аларның...

"Карпов исемендәге химзавод" акционерлык җәмгыяты үзешчәннәре концерты традиция буенча "Җиңү салюты" халык иҗаты фестивален очраклы гына йомгакламый.
Чөнки нәкъ менә карповлылар узган гасыр башында фестиваль хәрәкәте инициаторлары булды. Завод үзешчәннәре концерты районның мәдәният тормышында вакыйга булды һәм һәрвакыт тулы заллар белән үтте. Бу юлы да Гассар исемендәге мәдәният сараена аларның талантын үз иткән йөзләгән кеше - коллегалары, туганнары җыелды. Предприятие ветераннары залда почётлы урыннарны алды. аларга - тыйнак тыл хезмәтчәннәренә, фронтовикларга багышланган программа Бөек Җиңүдә заводлыларның өлеше турында сөйләүче видеофильм белән башланды.
"А зори здесь тихие..." повестеннән өзекне сәхнәләштерү тамашачыны ныгымаган, нәзберек кызлар Ватанны саклаган сугыш елларына кайтарды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фестиваль темасы "Хатын-кызлар батальоны" бию композициясе, Марат Шакиев, Марат Абдуев һәм Илдар Фаразетдиновның шигъри багышлауларында һәм башка күп кенә номерлар ярдәмендә ачылды.
Вокалчылар Ксения Тарасова, Айсылу Касыймова, Розалия Габизинова, Тәскирә Акинина, Даша Башарова тамашачы күңелендә тирән тәэсир калдырды. Вячеслав Бәйрәмгулов шул исемдәге опереттадан чегән бароны ролендә сокландыргыч булды.
Наис Җәләлетдинов (саксофон), Ирек Галләмов (гитара), Алексей Арсланов (торба) һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
Театр төркеме берничә шаян сәхнә күренеше тәкъдим итте, залдагылар ихластан көлделәр, кул чаптылар.
Легендар ветераннар хоры һәм аның солисты Любовь Косякова "нәфис сүз" жанрында мастер-класс күрсәттеләр.
Оригиналь биюләр, гаҗәеп тавышлы җырчылар, жанрлар төрлелеге, башкаручыларның таланты, аларның гүзәллеге, яшьлеге һәм дәртлелекләре залдагы беркемне дә битараф калдырмады.
- Концерт сизелми дә үтте. Заводлылар үз эшләренең остасы гына түгел, талантлы кешеләр дә булуларын дәлилләделәр. Сездән изгелек һәм яктылык бөркелә, - дип билгеләп үттеләр үз чыгышларында район җитәкчесе Валерий Чершинцев һәм генераль директор Дамир Шәмсин.
Иртәгә "Җиңү салюты" XIV район фестиваленең гала-концерты була. Әлегә менделеевлыларга фестивальнең гран-приена кем ия булыр дип фаразларга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Карпов исемендәге химия заводы