Авыл үзешчәннәре иҗат сезонын ачты
1855
0
0
5 ноябрьдә "Юность" район мәдәният йортында авыл мәдәният учреждениеләренең йомгаклау концерты булды. Халык талантлары әзерләгән чыгышларны сагынып өлгергән тамашачы үзешчән артистларны җылы каршылады. Авыл үзешчәннәрен клуб сезоны ачылу белән район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады. Сәхнә ветераны, татар җырларын автор-башкаручы Роберт Нәбиуллинга һәм Песәй авылы мәдәният йорты директоры Рафаэль...
5 ноябрьдә "Юность" район мәдәният йортында авыл мәдәният учреждениеләренең йомгаклау концерты булды. Халык талантлары әзерләгән чыгышларны сагынып өлгергән тамашачы үзешчән артистларны җылы каршылады.

Авыл үзешчәннәрен клуб сезоны ачылу белән район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады. Сәхнә ветераны, татар җырларын автор-башкаручы Роберт Нәбиуллинга һәм Песәй авылы мәдәният йорты директоры Рафаэль Кәбировка мәдәният өлкәсендәге актив эшчәнлекләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан Мактау грамоталары тапшырды.
.jpg)
.jpg)
Концерт программасына Ижёвка авылы мәдәният йортының "Вечёрушки" вокаль ансамбле старт бирде, алар "Субботея" исемле дәртле рус җырын башкардылар.
- Яхшы җырлыйлар бит, әйеме? Безнең ансамбльгә әле бер ел гына, әмма шушы вакыт эчендә ул авылда гына түгел, районда да танылып өлгерде. Бер генә чара да "Вечёрушки"дан башка үтми, - дип фикерен белдерә Ижёвка мәдәният йорты директоры Алла Затирко.
Фестиваль хәрәкәте түгәрәгенә Акътәҗек авылы клубының "Памаш", Яңабирдедән "Теремшур", Иске Гришкиннан "Бигәш", Илнәттән "Элнет", Монаштан "Возжайка", Камайдан "Камай сандугачлары", Татар Чаллысыннан "Рождественские напевы", Монайдан "Монай" фольклор ансамбльләре кушыла. Көчле тавышлы җырлар, дәртле биюләр беркемне дә битараф калдырмады.
.jpg)
Залдагылар Карманководан һәм Турайдан килгән вокаль ансамбльләр чыгышын көчле алкышлап каршылады. Ялгыз номерлар да тамашачыга кәеф күтәренкелеге өстәде. Илназ Галләмов, Роберт Нәбиуллин, Алсу Мусина, Алёна Данилова, Илназ Рабагетдинов, Флүсә Соловьёва, Ришат Кәбиров һәм Надежда Бакаева башкаруында татар һәм рус композиторларының иң яхшы җырлары яңгырады.
"Балкыш" республика конкурсында катнашкан Николай Щуркин Сергей Михалковның "Доллар һәм сум" исемле мәсәлен укыды.
Яңабирде авылы мәдәният йорты үзешчәннәре тәкъдим иткән "Удмурт рестораны" исемле сәхнә күренеше залда елмаю тутырды.
- Мондый жанрның концертта бердәнбер булуы кызганыч. Юмористик чыгышлар программаны бизи. Андыйларның күбрәк булуын теләр идек, - дип уртак фикерләрен белдерде тамашачылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.6000
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.4800
-
23 июнь 2022 - 11:02Укучылар Менделеевск урамнарын рәткә кертәләр Шәһәр яшьүсмерләре өчен җәй - ял гына түгел, ә эшкә сәләтләрен күрсәтү һәм бераз акча юнәтү вакыты да.7300
-
22 июнь 2022 - 15:53Кайгы һәм хәтер көнендә менделеевлылар мәңгелек ут янынына җыелдылар Җыелучылар Ватаннары өчен гомерләрен биргән солдатларны искә алдылар.6400
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!5600
-
22 июнь 2022 - 08:59Менделеевск районында 33 ишегалды төзекләндерелә Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында башкарыла8400
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10600
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.4800
-
21 июнь 2022 - 09:31Радмир Беляев: «Пляж мәсьәләсе киләсе елда хәл ителәчәк»2023 елда пляжда заманча уңайлы шартлар булдыру өчен 70 миллион сум бүленәчәк.10400
-
20 июнь 2022 - 13:27Уртача тәүлеклек температурасы 19 градус булачак Метеорологлар республикада җәй айларына мониторинг тәкъдим иттеләр.13500
-
20 июнь 2022 - 14:32Рөстәм Минигәрәев: «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» «Игелек аренасы» балалар-инвалидларга ярдәм фонды «Менделеевск – барьерсыз мохит» һәм «Инклюзив спорт – барысы өчен дә» проектларын гамәлгә ашыра башлады12600
-
21 июнь 2022 - 15:38Менделеевскта «Экояз» проекты җиңүчеләрен тәбрикләделәр Ул шәһәрләр һәм муниципаль район җирлекләрен яшелләндерүгә багышланган.10600
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84