Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Авылда мәдәният йорты ремонтлана

Татар Чаллысында мәдәният йортын капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 14,8 миллион сум акча бирелде.

– Авылда 350дән артык кеше яши. Без ремонт башлануга шат, – ди җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова.

Объектны ремонтлау белән Юнэс Готин җитәкчелегендәге «Төзүче» ҖЧҖ эшчеләре шөгыльләнә. Готин сүзләренчә, мәдәният йортында фойе яңача планлаштырыла. Бинаны берничә зонага бүләчәкләр. Биредә музей, тренажёр залы, репетиция бүлмәсе булачак, китапханә үз эшен дәвам итәчәк. Сәхнә яңартыла, ремонттан соң тамаша залы 185 кеше сыйдырышлы булыр дип көтелә.

– Бүгенге көндә агач идәнне бетонга алыштыру, тәрәзәләрне, ишекләрне, җылыту һәм су белән тәэмин итү системаларын яңарту эшләре бара. Бинаны бизәү, электромонтажлау, түбә ябу һәм фасад эшләре дәвам итә. Фасад дизайн проекты буенча үзгәртелә, – дип дәвам итә җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев