Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бабама Җиңү өчен рәхмәт

Ижёвка мәдәният йортында сугыш һәм тыл ветераннарына бәйрәм оештырылды. Әдәби-музыкаль композиция сугыш темасын чагылдырган җырлар яңгырашында презентация, слайд-шоу белән башланды. Беренче сыйныф укучылары (укытучылары Зоя Шәйхетдинова) монтаж тәкъдим иттеләр. Бөтенроссия шигырь конкурсының район этабы лауреаты Ралина Нургалиеваның М.Җәлилнең "Кызыл ромашкалар" шигырен укуы һәркемне дулкынландырды. "Конфетти", "Колибри" бию төркемнәре кунакларга композицияләр...

Ижёвка мәдәният йортында сугыш һәм тыл ветераннарына бәйрәм оештырылды. Әдәби-музыкаль композиция сугыш темасын чагылдырган җырлар яңгырашында презентация, слайд-шоу белән башланды.
Беренче сыйныф укучылары (укытучылары Зоя Шәйхетдинова) монтаж тәкъдим иттеләр. Бөтенроссия шигырь конкурсының район этабы лауреаты Ралина Нургалиеваның М.Җәлилнең "Кызыл ромашкалар" шигырен укуы һәркемне дулкынландырды. "Конфетти", "Колибри" бию төркемнәре кунакларга композицияләр бүләк иттеләр. Сугышта башларын салганнар бер минут тынлык белән искә алынды. Чараны әзерләүгә директор Алла Затирко, китапханәче Гүзәл Гәрәева, сәнгать җитәкчесе Фәнисә Нургалиева күп көч куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Ижевка Менделеевск яналаклары