Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балачак һәм сугыш

1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан "Юность" РМЙда "Сугыш чоры балалары - Җиңү балалары» исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Район үзәк китапханәсе оештырган чарада сугыш чоры балалары, укытучылар һәм мәктәп укучылары катнашты. Чара экранда һәм сәхнәдә Бөек Ватан сугышына кадәр булган мизгел - балалар уйнавы белән...

1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан "Юность" РМЙда "Сугыш чоры балалары - Җиңү балалары» исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Район үзәк китапханәсе оештырган чарада сугыш чоры балалары, укытучылар һәм мәктәп укучылары катнашты.

Чара экранда һәм сәхнәдә Бөек Ватан сугышына кадәр булган мизгел - балалар уйнавы белән башланды.
- 1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать дүрттә фашист илбасарларының меңләгән танк һәм самолетлары илебезгә һөҗүм итте. Сугыш башланды...,-дип башлады сүзен алып баручы, китапханә хезмәткәре Мария Колупаева. - Сугыш чоры балалары... Утлы еллар алар күңелендә мәңге онытылмас хатирәләр калдырды.
Алып баручылар, М. Колупаева, 1 нче мәктәпнең 9Г сыйныфы укучылары Регина Колобова һәм Александр Петров тамашачыны канкойгыч елларга алып китте.
Ул чор балалары ниләр генә күрми? Алар, өлкәннәр белән беррәттән, фронтта, партизан отрядларында үзләрен аямыйча көрәштеләр һәм искиткеч батырлыклар күрсәттеләр. Мисал өчен, Рәсәйнең иң яшь очучысы Аркадий Каманин Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. Пионерлар Марат Казей, Валя Котик, Леня Голиков, Зина Портновага Советлар Союзы Герое исемнәре бирелде. Балаларга Володя Бабех, Нина Сазонова, Ваня Калмышев һ.б.ларның фотосурәтләре күрсәтелде. Концлагерьларга, аеруча Саласпилска эләккән балаларның тормышы аяныч була. Аларны ачка тилмертәләр, берничә сәгать жан өшеткеч суыкта тоталар, газлы камераларда тончыктыралар, медицина экспериментлары ясыйлар, каннарын алалар, мышьяк белән агулыйлар. Ленинград блокадасында калган кызлар һәм малайларның язмышлары турында сөйләгәндә күзләр яшьләнә. Тылда тәүлегенә 12шәр сәгать эшләгән, буе җитмәсә дә станок артына баскан, колхоз кырларында, завод цехларында, госпитальләрдә кизү торып фидакарь хезмәт куйган балалар җиңү яулауда бәяләп бетергесез өлеш керткәннәр. Фашистлар басып алган шәһәр һәм авылларда балаларның фаҗигале язмышлары турында оныту мөмкин түгел.
Чара барышында хезмәт ветераннары: фашист концлагерында булган Михаил Чаговский; Ленинградта туып-үскән, Советлар Союзы Герое Василий Белоусовның тормыш иптәше Лидия Белоусова; элек укытучы булып эшләгән Вера Медведева сугыш еллары истәлекләре белән уртаклаштылар. Клара Галләмова җитәкчелегендәге ветераннар хоры "Цветы России", "Ля-ля-фа" ансамбле солисты Сирануш Овсепян тынычлык турында җыр башкардылар. Укучылар Дмитрий Назаров (1нче мәктәп) "2 сестры", Ильяс Артамонов (3 нче) "Памяти 13 миллионов" һәм Ольга Куликова (1 нче гимназия) әнисе Марина язган "Дети войны" шигырьләрен сәнгатьле укыдылар. Тамашачы игътибарына сугыш турындагы фильмнардан өзекләр, исемнәре данга күмелгән балаларның фотосурәтләре, сугыш чоры җырлары тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары “Сугыш чоры балалары Җиңү балалары“