Балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булды
Агымдагы елда 34 тәрбияләнүче Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлады. Берничә ел дәвамында балалар рәсем ясарга, җырларга, биергә өйрәнделәр. Аларның хезмәт нәтиҗәсе турында шәһәр, район, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә яулаган күпсанлы грамоталары һәм дипломнары сөйли.
Җылы котлау сүзләре белән чыгарылышларга директор Алия Абрамова, аның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Надежда Хөрмәтуллина мөрәҗәгать иттеләр.
Аннан соң учреждениене тәмамлау турында дипломнар һәм уңышлы укулары, актив иҗади эшчәнлекләре өчен грамоталар тапшыру тантанасы булды. Тугыз чыгарылыш укуда яхшы нәтиҗәләргә иреште, кызыл таныклыклар алды. Ата-аналар да балаларын лаеклы тәрбияләүләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Балалар аларны матурлык дөньясына алып кергән укытучылар өчен концерт программасы әзерләделәр. Анна Кураева һәм Диләрә Муллагалиева, Ангелина Петрова һәм Дарья Лесничук, Ренальд Гыйльфанов һәм Арина Лызлова тамашачыны домбра, скрипка, баянда уйнап гаҗәпләндерделәр.
Рәссамнар укытучыларына рәхмәт сүзләрен шигъри формада белдерделәр, театраллар оригиналь миниатюралар тәкъдим иттеләр, ә хореографлар – очкынлы биюләр.
– Эстетика бүлекчәсендә “хореография” белгечлеге буенча укыдым, аны “бишлегә” генә тәмамладым. Бу вакыт эчендә күпме белем тупланган, мөгаллимнәребезгә рәхмәт, – ди Наталья Луппова.
– Дөньяга рәссам күзлегеннән карау – тирә-юньнең матурлыгына соклану дигән сүз. ИЗО бүлекчәсендә без матур итеп рәсем ясарга өйрәндек, сәнгатьнең бу төренең мавыктыргыч дөньясын ачтык, безгә киләчәктә кирәк булачак белем һәм тәҗрибә тупладык, – дип билгеләделәр Әнвәр Гәрәев һәм Эльвина Нурмөхәмәтова.
– Без бергә шатландык һәм иҗат иттек. Музыкага булган мәхәббәт барыбызны да дуслаштырды, барысын да сагыначакмын, – дип белдерде чыгарылыштан тәэсирләнгән Полина Тарасова.
“Күңелдә БСМның калуы мөһим” җыры чараның бизәге, бүләкләр тапшыру һәм һава шарлары очыру күңелле мизгелләр булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев