Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Башкириягә таң калганнар

"Очарование" үрнәк бию коллективына Башкортстанның Күгәрчен районында узган "Баик-2015" башкорт биюе балалар телевизион конкурсында Татарстанны тәкъдим итү хокукы бирелде. Гала-концертка Астрахань өлкәсеннән "Алтын", Ульяновскидан "Волга", Тыва республикасыннан "Шынгыраш" бию коллективлары кунак булып килде. Яшь солистлар Ринат Зиннәтуллин һәм Риана Латыйпова "Гармунчы дустым" татар биюен башкарып, тамашачыны эчкерсезлекләре белән шаккатырдылар. Коллективның...

"Очарование" үрнәк бию коллективына Башкортстанның Күгәрчен районында узган "Баик-2015" башкорт биюе балалар телевизион конкурсында Татарстанны тәкъдим итү хокукы бирелде.

Гала-концертка Астрахань өлкәсеннән "Алтын", Ульяновскидан "Волга", Тыва республикасыннан "Шынгыраш" бию коллективлары кунак булып килде.
Яшь солистлар Ринат Зиннәтуллин һәм Риана Латыйпова "Гармунчы дустым" татар биюен башкарып, тамашачыны эчкерсезлекләре белән шаккатырдылар. Коллективның өлкән төркеме "Яулык белән уйнау" биюен оста башкарып, алкышларга күмелде.
Балалар чиста һава, тау ландшафты белән сокландылар. Алар "Яңа Мурадым тау куышлыгында" булдылар, Мраково авылында концертта "Мурадым тарлавыгы" паркында гала-концертта катнаштылар, яңа дуслар таптылар.
Ансамбльгә йөрүчеләрнең кунакчыл Башкортстаннан китәсе килмәде, тагын бер мәртәбә бирегә килү теләге белдерделәр, - ди җитәкче Гүзәл Зиннәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары "Очарование"