Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • “Бергәләп күбрәк булдырабыз”

    Социаль яклау идарәсендә шундый исемле Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең 25 еллыгына багышланган Республика сәнгать иҗаты фестиваленең район этабы узды. Актлар залында кырыктан артык эш куелган күргәзмә урнашты: чигү, пазллардан җыелган картиналар, сәйләннән, балавыздан эшләнмәләр, чәчәкләрдән фоторамкалар. - Мин биредә дәвалану курсы алам, күргәзмәне зур канәгатьлек белән карадым. Осталык белән башкарылган эшләр...

    Социаль яклау идарәсендә шундый исемле Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең 25 еллыгына багышланган Республика сәнгать иҗаты фестиваленең район этабы узды.
    Актлар залында кырыктан артык эш куелган күргәзмә урнашты: чигү, пазллардан җыелган картиналар, сәйләннән, балавыздан эшләнмәләр, чәчәкләрдән фоторамкалар.
    - Мин биредә дәвалану курсы алам, күргәзмәне зур канәгатьлек белән карадым. Осталык белән башкарылган эшләр артында җентекле хезмәт тора, - ди пенсионер Мөнҗия Шәмсетдинова, Венера Хәертдинова чиккән картиналарны сокланып карап.
    Конкурсантларның иҗатын Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, идарәнең бүлек консультанты Зөлфирә Сөләйманова, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рафис Нәбиев, җәмгыять әгъзасы Елена Бондаренко составындагы жюри бәяләде.
    Коррекция мәктәбе шәкертләре тәҗрибәле педагоглары җитәкчелегендә тамашачыларга кызыклы концерт тәкъдим иттеләр. Көнчыгыш биюе, удмуртча җыр, "Көнбагыш" сәхнә күренеше программаның бизәге булды.
    Иван Алексеев үзе язган мәхәббәт турындагы шигырен укыды. Любовь Косякова кунакларны сәнгатьле укуы һәм артистларча осталыгы белән таң калдырды. Ул әкият, шигырьләр һәм мәсәлләр сөйләде.
    "Рәсем һәм декоратив-кулланма сәнгать" номинациясендә иң яхшы эшләр дип Андрей Кибардинның "Бәхет агачы", Венера Хәертдинованың "Мәчет" чигү эше, Алия Байбикованың "Чәчәкле алан" панносы һәм Анна Закусилованың "Гөмбәләр" кул эше танылды. Алар Казанда узачак "Мин дөньяны йөрәгем белән тоям" республика күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. Чарада катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
    Вәсилә Мортазина
    Автор фотосы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: