Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Без киләчәктән»

Сугыш турында шундый исемдәге спектакль «Иделкәем» балалар-үсмерләр театр коллективларының Регионара смотр-конкурсында Гран-прига лаек булды.

Бәйрәм чаралары кысаларында аны С.Гассар исемендәге мәдәният сарае сәхнәсендә тәкъдим иттеләр. Гөлназ Стрелкова җитәкчелегендәге Ә.Ахунов исемендәге театр төркеме тамашачыны Бөек Ватан сугышындагы авыр чорга алып китте. Картина безнең көннәрдәге һәм сугыш елларындагы, 1942нең августындагы оборона сугышлары вакыйгаларын сурәтли.

Төп геройлар – дүрт «кара эзтабар», кайчандыр сугыш барган урыннарда табылган медальләрне, орденнарны, документларны һәм фашистларның коралларын соңрак сату өчен казу эшләре алып баралар. Әмма язмыш аларга бөтенләй башка табылдыкны әзерләп куйган. «Бизнес» буенча дуслар күлгә су коенырга баралар һәм 1942 елга – сугышның иң авыр чорына эләгәләр. Егетләргә кайчандыр бабалары һәм дәү бабалары кичергән вакыйгаларны тулысынча үз башларыннан үткәрергә туры килә. Алар сугышчан хәрәкәтләрдә катнашалар. Финалда инде бөтенләй икенче образда булалар – тормыш кыйммәтләрен бәяләүче, ватанны яратучы чын ир-егетләр.

– Төп геройларның берсен – Дима Костылёвны уйнап, мин сугышның бар ачысын үз йөрәгем аша кичердем, – ди Ильяс Артамонов. – Без бары тик рольгә генә кердек, ә яшьтәшләребез сугышта нәрсәләр кичергәннәр?

Актёрларның осталыгы, сәхнә бизлеше, махсус эффектларны – боларның барысын да тамашачы, алар арасында район башлыгы Валерий Чершинцев бар иде, тиешенчә бәяләде.

– Куелышны сәхнәгә әзерләүчеләрнең һәм анда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәсе килә. Спектакль гаҗәеп, актерлар яхшы уйнадылар, музыкаль яктан бизәү дә уңышлы сайланган – бик тәэсирле, искиткеч. Егетләргә, афәрин диясе генә кала, – дип билгеләде шәһәрле Раилә Шалина.

Ахырда Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова спектакльдә катнашучыларга Рәхмәт хатлары, чыгарылыш Павел Зайцевка театр студиясен тәмамлау турында сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев