Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Безнең дуслык мәдәниятнең күптөслелеге белән ныклы

    "Юность" район мәдәният йортында шундый исемдәге халык иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Традицион чара илледән артык иң яхшы концерт номерларын берләштерде. Заводлылар, педагоглар, авыллар мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм башка предприятиеләренең иң талантлылары унөченче мәртәбә бер сәхнәдә очраштылар. Концерт программасында вокал, хореография, сәхнә осталыгы, уен кораллары жанрларында аерым һәм күмәкләп чыгышлар керде....

    "Юность" район мәдәният йортында шундый исемдәге халык иҗаты фестиваленең гала-концерты узды.
    Традицион чара илледән артык иң яхшы концерт номерларын берләштерде. Заводлылар, педагоглар, авыллар мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм башка предприятиеләренең иң талантлылары унөченче мәртәбә бер сәхнәдә очраштылар. Концерт программасында вокал, хореография, сәхнә осталыгы, уен кораллары жанрларында аерым һәм күмәкләп чыгышлар керде.
    "Памаш", "Элнет", "Теремшур", "Эрвел", "Бигәш", "Туганайлар", "Вечёрушки" һ.б. милли ансамбльләр фестиваль темасын яктыртучы иң яхшы фольклор композицияләр тәкъдим иттеләр. Данияр Кәбиров, Наис Җәләлетдинов, Алексей Арсланов, Михаил Попов уен коралларында уйнау осталыклары белән тамашачы күңелен яуладылар.
    Бу кичтә рус, татар, чуваш, әрмән һәм башка телләрдә җырлар яңгырады. Башкорт, чегән, көнчыгыш халыклары һәм башка төрле биюләр тамаша кылынды. Александр Кузнецов уйнаган удмурт көе күңелләрне җилкендерде. Фестивальдә катнашучылар авторлык шигырьләре, арияләр, сәхнә күренешләре, брейк-данс, рэп һәм башкаларны әзерләделәр. "Комфорт Успех+" ҖЧҖ җитәкчесе Әзһәр Каюмовның Джо Коккерны башкаруы чын сюрприз булды. Кытай кунакларының милли бию алкышларга күмелде.
    Катнашучыларны бүләкләү тантанасы чараның кульминацион мизгеле булды. Алкышлар астында район башлыгы Игорь Привалов предприятие җитәкчеләренә һәм фестивальдә катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды, Менделеевск районында төрле милләт вәкилләренең толерант яшәве турында билгеләп үтте. Жюри рәисе Павел Миронов күңелле концерт һәм уңай тәэсирләр өчен үзешчәннәргә рәхмәт белдерде. Фестивальнең гран-приена "Менделеевсказот" җәмгыятенең бию коллективы лаек булды.
    Дүрт сәгатькә сузылган гала-концерттан соң тамашачылар залдан бәхетле һәм күтәренке күңел белән таралыштылар. Акрын адымнар белән чыгу юлына атлап, менделеевлылар тәэсирләре белән бүлештеләр, фестивальдә катнашучыларны котладылар. Бер сүз белән әйткәндә, концерт уңышлы булды!

    Венера Әмирова

    Рәис Сәхапов фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: