Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Безнең Җиңү көне» Бөтенроссия марафонында Татарстан Республикасы да катнашты

Флешмобта «Җиңү көне» җырын рус һәм татар телләрендә башкарылды.

Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» Бөтенроссия марафонында катнашты.

«Җиңү көне» җырын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары Әлфис Галиуллин һәм Эльвира Галиуллина, «Голос. Дети» проектында катнашкан Айгөл Вәлиуллина, шулай ук мәдәният институты укытучылары, доцентлары һәм магистрлары башкарды.

Артистлар әйдәп баручы региональ мәдәният, фән, мәгариф һәм сәнгать үзәге – Казан мәдәният һәм сәнгать институты, шулай ук Казан Кремле диварлары, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле янында чыгыш ясады.

«Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышына багышланган җыр флешмобы уза. Акция Идел буе федераль округы төбәкләрен берләштерергә мөмкинлек бирә һәм барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген саклаячак», – диде Казан мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева.

«Мондый флешмоблар – яшьлеген, сәламәтлеген һәм көчләрен кызганмыйча Җиңү таңын якынайткан сугы ветераннары – бабайларыбыз һәм әтиләребезгә рәхмәт һәм хөрмәт билгесе», – диде Винера Ганиева.

Аудио- һәм видеоролик республика гаммәви мәгълүмат чараларында, шулай ук #нашденьпобеды, #песнипобедыПФО хэштеглары белән сайтларда һәм социаль челтәрләрдә трансляцияләнәчәк. Татарстан Республикасы эстафетаны Түбән Новгород өлкәсенә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев