Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Безнең театраллар Санкт-Петербургны яулый

Әшрәф Ахунов исемендәге халык театрында катнашучылар җитәкчеләре Гөлназ Стрелкова белән Санкт-Петербургта «Илһам. Җәй» Халыкара талантлар фестиваль-конкурсында булдылар.

— Без Бөек Ватан сугышы елларында ата-аналары тәрбиясеннән калган балалар-ятимнәргә багышланган «Бердәм йорт» спектакль-мюзиклын күрсәтәчәкбез. «Нәфис сүз» номинациясендә 16 катнашучы Агния Барто, Самуил Маршак һәм башка авторларның шигырьләрен сөйләячәкләр. Кәеф шәп, шәһәрнең күренекле урыннарын карау теләге бар, беренче чиратта — Эрмитажны, Петергофны, Петропавловск крепостен, Исааковск соборын, — дип фикерләре белән уртаклашты Гөлназ Фоатовна.

— Санкт-Петербургта булуыбызга шатбыз, сынатмячакбыз, яхшы чыгыш ясаячакбыз, безнең өчен җан атыгыз, — диде Варвара Исмәгыйлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев