Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әбиләр клубы эшли

Турай авылы мәдәният йортында әбиләр клубы оешты. Өлкәннәр беренче очрашуда оештыру һәм клубның эш планы турында сөйләштеләр. Чираттагысы чәй табыны артында учреждение директоры Фәния Мөхәмәтхатыйпова һәм китапханә мөдире Зөлхия Бәйрәмгалиева ярдәмендә ветераннарның хатирәләрен яңарту кичәсе формасында узды. Клуб каршында "Зөбәрҗәт" вокал ансамбле оешты. Авылның сигез өлкән "сандугачы" Фәния Мөхәмәтхатыйпова җитәкчелегендә...

Турай авылы мәдәният йортында әбиләр клубы оешты.
Өлкәннәр беренче очрашуда оештыру һәм клубның эш планы турында сөйләштеләр. Чираттагысы чәй табыны артында учреждение директоры Фәния Мөхәмәтхатыйпова һәм китапханә мөдире Зөлхия Бәйрәмгалиева ярдәмендә ветераннарның хатирәләрен яңарту кичәсе формасында узды. Клуб каршында "Зөбәрҗәт" вокал ансамбле оешты. Авылның сигез өлкән "сандугачы" Фәния Мөхәмәтхатыйпова җитәкчелегендә репертуар туплыйлар. Аларга аккомпаниатор Мансур Нургалиев булыша. "Зөбәрҗәт" татар халык җырларына өстенлек бирә, милли гореф-гадәтләрне яшь буынга мирас итеп тапшыруны, укучылар һәм бакча нәниләре белән элемтәне ныгытуны максат итеп куя. Озакламый алар район халык иҗаты фестиваленең Монайда узачак концертында имтихан тотачаклар. Тамашачы хөкеменә "Туган авылым" җыры тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Турай

2
X