Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Борис Пастернак Менделеевскига килде

Ольга Смолькова Бүген "Юность" район мәдәният йортында ачылган "Пастернак укулары" фәнни конференциясендә катнашучылар Борис Пастернакны күреп, аның бөек бабасына никадәр дәрәҗәдә охшаш булуына шаккаттылар. Анда Татарстан, Мәскәү, Пермь, Ижевск, Казанның уку һәм фәнни учреждениеләре, музей хезмәткәрләре катнашты. Конференция Борис Леонидовичның тормышында бер үк вакытта трагик һәм иң мөһим булган чор...

Ольга Смолькова
Бүген "Юность" район мәдәният йортында ачылган "Пастернак укулары" фәнни конференциясендә катнашучылар Борис Пастернакны күреп, аның бөек бабасына никадәр дәрәҗәдә охшаш булуына шаккаттылар.
Анда Татарстан, Мәскәү, Пермь, Ижевск, Казанның уку һәм фәнни учреждениеләре, музей хезмәткәрләре катнашты. Конференция Борис Леонидовичның тормышында бер үк вакытта трагик һәм иң мөһим булган чор - аңа Нобелев премиясе бирү һәм вакыйга илебез җитәкчелегенең реакциясе турында сөйләүче "Фурцева" кинофильмыннан өзек белән ачылды.
Бөтенроссия фәнни конференциясенең Нобелев премиясе бирелүгә 55 ел тулган вакытта Бондюг җирендә оештырылуы юкка түгел, чөнки аның кыска вакыт аралыгында монда булып китүе турында истәлекләр кадерләп саклана.
Катнашучыларны сәламләп, район башлыгы билгеләп үтте:
- Район өчен бу вакыйга бик әһәмиятле, чөнки Борис Пастернак тормышында Бондюг чоры аның бөек юлына башлангыч этап була. Нәкъ менә шушында ул үзен әдәбияткә багышларга карар кыла.
Менделеевск районы 3 нче мәктәп укучылары башкаруындагы әдәби композициядә шагыйрьнең шигырьләре, аның хатлары һәм хатирәләреннән өзекләр яңгырады. Җирле шагыйрь һәм бард җырлары авторы Радик Ахунҗанов "Өстәлдә шәм янды" исемле җыр башкарды.
Пленар утырыш барышында Пермь крае Всеволод-Вильво поселогы "Б.Пастернак йорты" музее директоры Марина Артемова, Казан федераль университетының Алабуга филиалы доценты Светлана Грахова, Чистайдан Пастернак исемендәге мемориаль музейның фәнни хезмәткәре Лидия Волкова һ.б. лар чыгыш ясады. Алар шагыйрьнең шул төбәкләр белән бәйле тормыш мизгелләре турында сөйләделәр.
Менделеевск халык депутатлары шәһәр Советы рәисе урынбасары Илсөяр Гобәйдуллинаның "Бондюг
- "Доктор Живаго" романын язуга беренче адым" исемле чыгышы зур кызыксыну белән кабул ителде. Билгеле булганча, 1915 елның октябреннән 1916 елның мартына кадәр 25 яшьлек Борис Леонидович купец Ушковларның Бондюг заводында хәрби өстәлдә эшләгән. Хәрби бурычлыларны Беренче бөтендөнья сугышыннан азат итеп, алып калу аның вазифаларына керә. Аның тырышлыгы белән химия заводының йөзләгән эшчесе китми кала. Миннебаевлар нәселе вәкилләренең сәхнәгә күтәрелүе көтелмәгән мизгел булды, аларның бабасы ул вакытта сугыштан йолып калынганнар исәбендә булган.
- Сезнең бабагызга бабабыз өчен рәхмәт, диделәр алар һәм Борис Евгеньевич Пастернакка чәк-чәк бирделәр.
- Мин бу чараны оештыручыларга, район халкына Борис Пастернакның тормышы һәм иҗатына зур кызыксыну белдергән һәм истәлекләрен саклаган өчен рәхмәтле, - диде шагыйрьнең оныгы, - арабызда яшьләрне күрү бигрәк тә шатландыра. Рухи тәрбиясез, чын рус мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс кыйммәтләреннән башка алга таба атлау мөмкин түгел.
Конференция кысаларында Бөтенроссия укучыларның иҗади эшләре конкурсы узды. Җиңүчеләргә диплом һәм сертификат тапшырылды.
"Россиядә 1918-20 елларда Гражданнар сугышы", "Пастернак хатирәләрендә библия мотивлары", "Б.Пастернак мирасын өйрәнү" һ.б. секцияләр эше белән Пастернак укулары дәвам итте.
ТР Мәдәният министрлыгы, К(П)ФУ, ТР милли музее. Менделеевск районы муниципалитеты, шәһәребезнең туган якны өйрәнү музее конференцияне оештыручылар булды.
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Борис Пастернак Менделеевск яналыклары

2
X