Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Ботаникалы Менделеевск

    Истәлекле дата уңаеннан без шәһәрнең үзенчәлекле яшел картасын төзергә булдык: урамнарда нинди токымлы агачлар үсә, алар нәрсәсе белән аерыла, араларында сирәк очрый торганнары бармы? Шундый сорауларга җавап эзләүдә безгә бу өлкәдә тәҗрибәле белгеч Роза Хәлиловна Йосыпова ярдәм итте. Ничек башланды Махсус югары уку йортын тәмамлаган, кандидатлык диссертациясе яклаган галим-агроном яшелләндерү...

    Истәлекле дата уңаеннан без шәһәрнең үзенчәлекле яшел картасын төзергә булдык: урамнарда нинди токымлы агачлар үсә, алар нәрсәсе белән аерыла, араларында сирәк очрый торганнары бармы? Шундый сорауларга җавап эзләүдә безгә бу өлкәдә тәҗрибәле белгеч Роза Хәлиловна Йосыпова ярдәм итте.

    Ничек башланды
    Махсус югары уку йортын тәмамлаган, кандидатлык диссертациясе яклаган галим-агроном яшелләндерү өлкәсендә 40 елдан артык - башта Төркмәнстан башкаласы Ашхабадта, 90 нчы еллардан башлап безнең шәһәрдә эшли. Нәкъ менә 1995 елдан Менделеевскида масштаблы яшелләндерү башлана, аның нәтиҗәсе шәһәрнең хәзерге яшеллегенең нигезен тәшкил итә.
    Район, торак-коммуналь хуҗалык җитәкчелеге (ул вакытта В.Попонин) бу эшне әле генә кабул ителгән белгеч Р.Йосыповага ышанып тапшыра һәм ул коллегалары белән берлектә белеменә, тәҗрибәсенә, үз эшенә мәхәббәтенә таянып, алга куелган бурычны тормышка ашырырга тотына. Шул дәвердә тимер юл вокзалы янында, Фомин, Октябрьская, Юбилейная, Татарстан урамнарында, Гассар исемендәге мәдәният сарае янында, өченче микрорайонда, БИҮ, мәчет янында, район больницасы ишегалдында һәм башка урыннарда агачлар утыртыла, аллеялар барлыкка килә. Бу гади эш булмый, чөнки утыртканда һәм планлаштырганда җир асты коммуникацияләренең, электр баганаларының урнашуы, туфрак биеклеге, үсемлекләрнең бер-берсенә яраклаша алуы, аларның декоратив үзенчәлекләре һәм ел саен үсүе исәпкә алына. Күпме хезмәт, көч салына һәм өмет юкка булмый, ышаныч аклана!
    Өрәңге - матур, тирәк - файдалы
    Роза Хәлиловна сәяхәтебезне Фомин урамындагы агачлардан башларга тәкъдим итте, ул безгә яр буе өрәңгесен күрсәтергә теләде.
    - Бер атнадан сез аны танымаячаксыз, - диде ул безне челтәрле ябалдашлы яшел куак янына алып килеп, көз көне өрәңге ачык кызыл төскә керә. Бу урында ул ылыслы агачлар һәм миләш белән гармония тудыра. Елга буе өрәңгесе ике җирдә - монда һәм кунакханә янында үсә.
    Р.Йосыпова тырышлыгы белән шәһәрдә пирамидаль топольләр барлыкка килде.
    - Мин аларны тәҗрибә өчен утырттым, үсеп китәрләрме, юкмы икәнлеген карарга, - ди экскурсоводыбыз.
    Бүгенге көндә мәһабәт колонна булып үсүче топольләр Чоловский, Химиклар һ.б. урамнарны бизи. Декоративлыгы өстенә, аның мамыгы булмый.
    Соңгы елларда күпләр шәһәр урамнарындагы топольләрне кисүне таләп итә, чөнки аның мамыгы - көчле аллерген. Ә менә "АиФ-сәламәтлек" газетасында басылган табиб-аллергологның аңлатмасы буенча, каен, чикләвек, өрәңге, дардар агачлары кешегә аллергик йогынты ясау буенча беренче урында тора икән. Ә топольне шәһәрне чистартучы диләр. Чыннан да, топольнең һава атмосферасын чистартуда әһәмияте бәхәссез. Р.Йосыпова билгеләп үткәнчә, бер тополь җиде чыршы агачы чистарткан кадәр һаваны чистарта, химия промышленносте булган торак пунктлар өчен бу бик актуаль. Моннан тыш, көчле тамыр системасы бик күп юынтык суларны эчәргә сәләтле. Шунлыктан, узган елда иске мунча һәм туган якны өйрәнү музее янында топольләр утыртылды.
    Дардар агачыннан сора
    Безнең яшьлектә шундый популяр җыр бар иде. Шәһәребездә дардар агачы (ясень) үсә торган аллея булуын күпләр белмидер. Ул Тукай урамының 4 нче йортыннан иҗат үзәгенә кадәр сузыла. Яшел яфраклы агачлар арасында көзнең алтынлыгы кагылып үткәннәре дә күренә. Дардарның сарылыгы үзенә генә хас - ул лимон төсендә. Күпләп утыртылганда алар көз көне төрле төсләргә кереп, үзенчәлекле матурлык тудыралар. Һәм бу контраст аллеяга ямь өсти, җылы кичләрдә үзенә тарта. Шунысы гаҗәп, карап торышка йомшак булып тоелган кәүсәсе элек-электән сөңге һәм сугышчан чукмарлар ясау өчен кулланылган, шуның өчен дә ул корыч агач дип атала.
    Өченче микрорайон флорасын, дардар агачыннан тыш, елга ике тапкыр чәчәк атучы япон спирейы, киез чия, декоратив зелпе, барбарис һәм менделеевлылар аеруча яраткан кар җиләге - яшел яфраклар арасыннан күренүче ак түгәрәк җимешле куак тулыландыра.
    Татарстан урамындагы йортлар ишегалдын төзекләндерүгә күп көч куелган. Бүгенге көндә аны шәһәрдәге иң яшел ишегалды дисәк тә була.
    Ак акациянең тәлгәшләре хуш исле
    Юбилейная урамының 4 нче йорты янындагы аллеяда төрле үсемлекләр үсә. Әгәр андагы юлга асфальт түшәп, эскәмияләр куйсаң, менә дигән ял урыны булачак. Монда берничә рәт нарат, чыршы, миләш, чикләвек куагы, миләш төсендәге спирей, алмагач, юкә, сирень һәм Роза Хәлиловнаның горурлыгы - ак акация утыртылган.
    Бу сәрби куагы элек патшалар бакчасында гына үскән, соңгы вакытта көньяк өлкәләрне яшелләндерүдә кулланыла. Р.Йосыпова чәчәк атканда бик затлы булган үсемлекне менделеевлыларга бүләк итәргә карар кыла. Һәм тәҗрибә уңышлы килеп чыга. Инде күп еллар эре ак тәлгәшле чәчәкләре күзләрне иркәли, аларның хуш исе кешеләргә генә түгел, бал кортларына да ошый. Юкка гына көньякта акация балы популярлык алмаган.
    Шул ук территориядә ике төп япон гранаты тамыр җибәргән. Аларны йортта яшәүчеләрнең берәрсе утырткан, күрәсең. Куаклар зур түгел, калын кабыклы озынча яфраклы. Җәй көне аны декоратив җимешләре бизи. (Яздым да, хәзер уйлыйм: бездә халык бик җитез, казып алмасыннар тагын. Чөнки Роза Хәлиловна хәбәр итүенчә, өченче микрорайонда яшәүчеләрнең кайберләре бакчаларына күп куакларны казып алганнар - авт).
    Лох көмеш төстә дә була
    Яз көне Гассар исемендәге мәдәният сарае территориясеннән үткәндә күпләр сырганаккка охшаган үсемлекнең артык татлы үзенчәлекле исенә игътибар итәдер. Р.Йосыпова аңлатканча, бу көмешсыман лох икән. Аның туган ягы - Төньяк Америка. Легенда буенча, Тамерлан гаскәре лох аланында ял итәргә яткач, аның исерткеч исеннән тирән йокыга талган дип сөйлиләр. Әмма бу легенда гына. Белгечләр аны декоративлыгы өчен бәялиләр, лохның көмешсыман балкыган яфраклары ылыслы агачлар фонында бигрәк тә аерыла. Җимешләрен ашарга ярый, карап торышка сырганакка охшаса да, тәме буенча дүләнәне хәтерләтә. Монда үскәнен, билгеле, ашарга ярамый.
    Мәдәният сарае янындагы мәйданны нарат, чыршы, юкә агачлары да бизи. Әле дә хәтерлим, утыртканның беренче елында ул юкәләр бик көчсез иде. Кемнеңдер эте аларның кайрыларын җәрәхәтләгән булган икән. Роза Хәлиловна яраларына гипс сылый, кәүсәләрен эластик бинтлар белән урый, алар өчен борчыла.
    - Юкә бик кыен яраклаша, - ди ул.
    Ә хәзер аның киң ябалдашы кызу көннәрдә күләгә бирә, яфракларының яшеллеге - арган күзләргә ял.
    2000 елларда район башлыгы Р.Гафаров һәм торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе И.Йосыпов инициативасы белән шәһәрне төзекләндерү, чәчәкләр үстерү өлкәсендә күләмле эш башкарылды.
    Хәзер безнең урамнарда нинди генә агачлар һәм куаклар үсми: каен, ак һәм кызыл шомырт, балан, алтынсыман карлыган, кара һәм кызыл аю баланы, канада өрәңгесе, зәңгәрсу чыршы, карагач, алмагач (кайчандыр заводлылар 600 төп утырткан), казаклар нараты, тау һәм гадәти нарат, гөлҗимеш, кан төсендәге гайшә камыры, бирючина һ.б.лар. Роза Хәлиловна аларның һәркайсы турында энциклопедик белеме белән гаҗәпләндереп озаклап сөйли алыр иде. Ул мондагы һәр агачның ана балаларын сизгән кебек, кәефләрен дә сизә.
    Сирәк һәм диңгез артындагы
    "Нинди агачлар бездә берәр данәдә генә үсә?" дигән сорауга:
    - Шәһәрдә ике имән үсә, дүртенче мәктәп янындагысына 50 яшь, яшьрәге - Гагарин урамында шәхси йорт ишегалдында, - дип җавап бирде.
    Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре кипарис, можжевильник, туя утырттылар. Юбилейная урамындагы мунча янында алты карагач үсә, аларга якынча 30 яшь.
    Карагач - гаҗәеп үсемлек, коела торган ылыслы агач булуы өстенә, нык материал буларак кыйммәткә ия. Юкка гына Венеция карагачтан салынган субайларда утырмый, 19 нчы гасырга кадәр карагачны шәхси затларга сатмаганнар, дәүләт ихтыяҗларына, өлешчә корабль төзелешендә кулланганнар. Менә шундый могҗиза безнең янәшәдә үсә.
    Агачлар нигә үлә?
    - Чөнки алар да кешеләр кебек, - дип аңлата экскурсовод. - Бер кеше авырый, икенчесе - юк. Бер үк елда утырткан агачлар да берничә елдан биеклекләре белән аерылырга мөмкин. Күп нәрсә тамырлар системасына, бүленеп чыккан газларга, тозларга, һава шартларына бәйле. Минем күзәтүемчә, соңгы елларда каеннар очыннан корый, аз карлы, салкын кышлар нәтиҗәсе бу.
    - Гомуми шимбә өмәләрендә утыртылган агачларның күбесе үсеп китми. Ни өчен? Югыйсә ел саен утыртабыз...
    - Технологияне төгәл үтәү зарур. Чокырларның киңлеге һәм тирәнлеге тиешле размерда булырга тиеш, аларны берничә көн алдан казыйлар, бу туфракның аэрозольләшүе, минераллары алмашы өчен кирәк, су сибү дә мөһим.
    Үз агачыңны тап
    Үсемлекләр безгә ышаныч һәм дөреслек белән хезмәт итә - чистарта, саклыйлар, уңайлылык һәм матурлык бүләк итәләр, ә без еш кына аны сизмибез, әһәмият бирмибез. Алар алмашка берни таләп итмиләр, бары тик сакчыл караш кына кирәк. Бу өлкәдә менделеевлыларга шелтә белдерәсе килә. Безнең арада шундыйлар бар: Яңа ел алдыннан аллеядан чыршы кисеп алырга, газонга машина белән керергә, яшь үсентене сындырырга да күп уйлап тормыйлар. Ә бит агач үч алырга да мөмкин. Элек шундый ышану булган: кем миләш агачын сындыра, тиздән үлә яки чирли. Юкка гына агачның магик үзенчәлеге һәм көче бар димиләр. Һәр кешенең "үз" агачы бар. Мисал өчен, миләш кебек үк, алмагач хатын-кызны саклый. Чикләвек куагы кешегә дөрес карар кабул итәргә ярдәм итә, дардар - тормышта максатка ирешергә. Нарат аураны чистарта, бозымны бетерә. Каен безгә көч бирә, усак авыруны үзенә ала. Теләсә нинди агач - яшәү символы.
    Урамнарда һәм ишегалларында "яшел дусларыбыз" күбрәк булса иде, балалар урманга чыкмыйча гына гербарийга бай материал тупласыннар, аларга урам буенча "Ботаникалы Менделеевск" темасына экскурсияләр үткәрсеннәр иде дигән теләктә калам.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: