Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

БСМнең «Калейдоскоп» скрипкачылар ансамбленә ун ел тулды

Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында иҗади инструменталь коллектив – «Калейдоскоп» скрипачылар ансамбленең «Без бергә һәм гомергә» исемле әкияти юбилей концерты булды.

Педагоглар Олеся Замятина һәм концертмейстр Валерий Замятин җитәкчелегендәге коллектив агымдагы елда юбилеен билгели. Аларның гаилә дуэты ун ел дәвамында армый-талмый хезмәт куя. Ансамбльдә катнашучы кызлары Елизавета, шулай ук уңышлары белән шатландыра.

– Хәзерге вакытта ансамбльдә 7 дән 16 яшькә кадәрге 14 укучы шөгыльләнә. «Калейдоскоп» шәһәр һәм район чараларында актив катнаша, төрледән-төрле репертуарга бай, – дип билгеләде Олеся Николаевна. – Коллектив концерт һәм конкурс эшләрен актив алып бара, халыкара, бөтенроссия һәм республика уен кораллары конкурсларының күп санлы лауреаты.

«Калейдоскоп» концертта бай эчтәлекле программа тәкъдим итте. Төрле жанрлар һәм чорлар әсәрләре яңгырады, классиктан алып заманчасына кадәр. Җыелма, кече, өлкән составлар, дуэтлар, трио рус, татар, мари һәм башка телләрдә чыгыш ясадылар. «Лунная дорожка», «Ай, былбылым», «Ноктюрн», «Марийская шуточная», «Secret Garden», «Порушка-Параня» һәм башка әсәрләрне тамашачы алкышлар белән каршылады.

Юбилей кичәсендә Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова, Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлекчәсе рәисе Рәйхана Фәрхетдинова, «ТР милли-мәдәни автономиясенең Менделеевск районы марилары» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Геннадий Мальгин катнашты. Алар, шулай ук БСМ директоры Алия Абрамова коллективның чәчәк атуын, сәламәтлек, имин тормыш теләделәр, ирле-хатынлы Ольга һәм Валерий Замятиннарга һәм актив ата-аналарга Рәхмәт хатлары, бүләкләр, ансамбльдә катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле медальләр тапшырдылар.

Залдагылар күңелнең нечкә кылларына кагылучы скрипкачылар чыгышынннан канәгать калдылар, концерт бер мизгелдә узды.

– Мин БСМ концертларына еш киләм. Алар югары һөнәри дәрәҗәдә чыгыш ясыйлар, сәхнә киемнәре дә сокланырлык, – дип фикерләре белән уртаклаша хезмәт ветераны Илгизәр Тимергалиева.

Кичәне БСМнең музыкаль һәм эстетика бүлекчәләре укучылары һәм ансамбльдә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре чыгышы бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев