Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Мәдәният

Өч туй моңы

Туган якны өйрәнү музеенда Удмуртия Республикасының Кузебай Герда исемендәге Милли музей күргәзмәсен ачу булды. Музей директоры Андрей Андриянов билгеләп үткәнчә, күргәзмә Удмуртия, Чувашия, Карелия һәм башка республикаларда эшләгән. Татарстанда эстафетаны Менделеевск кабул итте. Һәм бу очраклы түгел, чөнки Удмуртиянең Милли музеен якташыбыз - Кокшан посёлогында туган Раиса Мартынова җитәкли. Күргәзмәнең...

Туган якны өйрәнү музеенда Удмуртия Республикасының Кузебай Герда исемендәге Милли музей күргәзмәсен ачу булды.
Музей директоры Андрей Андриянов билгеләп үткәнчә, күргәзмә Удмуртия, Чувашия, Карелия һәм башка республикаларда эшләгән. Татарстанда эстафетаны Менделеевск кабул итте. Һәм бу очраклы түгел, чөнки Удмуртиянең Милли музеен якташыбыз - Кокшан посёлогында туган Раиса Мартынова җитәкли. Күргәзмәнең исемендә удмуртларның тормыш циклыннан фәлсәфи уйлар чагыла.
Удмуртлар күзаллавы буенча тормыш - өч туй. Туу - яшәеш белән ярәшү. Икенче туй - башка кеше белән союз, һәм соңгы туй - тынычлык иленә китү. Бер стадиядән икенчесенә күчү тиешле традицияләр һәм йолалар белән үрелә. Алар турында экскурсия алып баручы Ольга Боднарь сөйләде. Күргәзмәдә милли костюмга, бәйрәм һәм көнкүреш вакыйгаларын чагылдыруга аерым игътибар бирелгән.
Фотоларның берсендә күргәзмә кунаклары - сәнгать мәктәбе педагоглары Фадеевлар курсташларын таныйлар.
- Бу - Юрий Лобанов, рәссам, Удмуртия гербының авторы, - ди Ольга Александровна, - ул Юмьяда туган.
Әгәр ярәшү йоласында борын тәмәкесенең нинди роль уйнавы, удмуртларның яңа туган балага биләүләрне әти-әнисенең киеменнән теккәннәрен беләсегез килсә, күргәзмәгә килегез. Ул ике ай эшләячәк.

Ольга Смирнова


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Удмуртия Музейлар кљненђ Кузебай Герда