Чәчәкләр теле белән әйт
Туган якны өйрәнү музеенда шундый исемдә мәскәү рәссамы Вера Хәйретдинованың шәхси күргәзмәсе ачылды.
Вера Хәйретдинова – рәссам, дизайнер, Россия Рәссамнар Союзы Иҗаты әгъзасы, Brand Awards-2013 премиясе лауреаты, II DA Халыкара дизайнерлар Ассоциациясе әгъзасы. Аның иҗади эшләре Россия, Швейцария, Бөекбритания, Германия һәм Азия илләрендә бар. Рәссамның шәхси күргәзмәләре Рәсәйдә һәм дөньяның күп илләрендә, шулай ук Алабугада оештырылган.
Музей директоры Константин Макаров җыелганнарны сәламләде, Вера Николаевнага киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулавын, иҗат уңышлары теләде.
Ырымбур якларында туып үскән Вера Хәйретдинова менделеевлыларга иҗат эшчәнлеге турында сөйләде, күпсанлы сорауларга җаваплар бирде.
– Кешеләр һәрвакыт матурлыкка омтыла. Рәссам эшләренең һәрберсе мавыктыргыч һәм гаҗәеп, кәефне күтәрә, яшәү көчен арттыра. Аңа уңышлар юлдаш булсын, – дип фикерләре белән уртаклашты Россия пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе рәисе Розия Бикметова.
Вера Хәйретдинованың картиналар күргәзмәсе белән ел ахырына кадәр танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев