Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чибәр кызлар сынатмады

"Әкият" 2 нче балалар бакчасында кечкенә мисс сайлау матур бәйрәмгә әверелде. Тугыз конкурсантканың чыгышын шәһәр бакчаларында музыка һәм хореография эшен алып баручылардан торган жюри бәяләде. 7 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең музыка җитәкчесе, жюри рәисе Екатерина Задоркина фикере белән уртаклашты: - Мондый чаралар матурлыкны бәяләргә өйрәтә, уңышка ирешүнең тырышлык, авыр...

"Әкият" 2 нче балалар бакчасында кечкенә мисс сайлау матур бәйрәмгә әверелде.



Тугыз конкурсантканың чыгышын шәһәр бакчаларында музыка һәм хореография эшен алып баручылардан торган жюри бәяләде. 7 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең музыка җитәкчесе, жюри рәисе Екатерина Задоркина фикере белән уртаклашты:
- Мондый чаралар матурлыкны бәяләргә өйрәтә, уңышка ирешүнең тырышлык, авыр хезмәт нәтиҗәсе булуын күрсәтә.
Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче конкурсанткалар музыка җитәкчесе Ирина Будник, тәрбиячеләр Алисә Сабирова, Юлия Медведева һәм методист Алсу Шахвердян ярдәмендә бәйгенең алты турын да лаеклы уздылар. Алып баручы Рәзилә Хәсәнова беренче "Подиум" сынавын игълан иткәч, көн геройлары импровизацияләнгән сәхнә түренә уздылар - бу модалы прическа, килешле костюм һәм үзеңне подиумда тоту осталыгын күрсәтү иде. Балалар "Әйдәгез, танышыйк", "Мин - оста кыз", "Музыка илендә", "Кечкенә кулинар", "Без биибез, биибез" конкурсларында иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр номерның югары дәрәҗәдә әзерләнүен, кызларның тырышлыгын әти-әниләр, төркемдәшләре һәм тәрбиячеләр көчле алкышларга күмделәр.
Чараны хозур кылырга килгән ата-аналарның фикере бер: "Мондый очрашулар җаваплылык, инициативалылык, үзеңә ышану сыйфатларын тәрбияли".
- Конкурска гаиләбез белән әзерләндек. Учреждениедә туплаган белем һәм күнекмәләрнең киләчәктә кирәге чыгар, - диләр алар.
Һәр катнашучы үзе турында шигъри формада сөйләде, оста кул эшләре, әби-әниләре белән әзерләгән тәмле ризыклар тәкъдим итте, җыр, бию күрсәтте.
Иң уңган кызлар "Әкият" бакчасында икән. Бакча мөдире Галина Легошина: "Педагогик коллективка зур теләк, тырышлык белән булышучы әти-әниләргә рәхмәтлебез, алар бар башлангычларыбызны хуплап каршы алалар. Талантлы, эш сөючән, ярдәмчел ата-ана нәниләргә беренче үрнәк. Бүген конкурсантлар да, тамашачылар да шатлык, яхшы эмоция тупладылар", - ди.
Төрле номинациядә җиңүчеләр түгәрәк әйләнә: Аида Әхмәзетдинова - "Мисс сөйкемлелек", Виктория Прокопьева - "Мисс соклану", Ангелина Шәйдуллина - "Мисс илһам", Азалия Мөхәммәдиева - "Мисс ягымлылык", Лия Бодрина "Мисс бәллүр тавыш" һәм тамашачылар мәхәббәтен яулаучы, Анастасия Пономарева - "Мисс нәзакәтьлелек", Яна Калягина - "Мисс елмаю", Дарья Снегирова - "Мисс гүзәллек" номинацияләрендә җиңделәр, Камилла Садыйкова үз исеменә туры килүен исбат итте һәм "Мисс камиллек" булды.
Призерлар истәлекле тасмалар, бүләкләр һәм роза чәчәкләре белән билгеләнделәр. Кече төркемгә йөрүче яшь артистлар бәйгедә катнашкан кызларга иң матур җырларын багышладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары мђктђпкђчђ мђгариф