Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чыгарылыш балы-2012

Сишәмбе көнне "Юность" район мәдәният йортында мәктәпләр чыгарылышларының район җитәкчесе Игорь Привалов белән очрашуы булды. Матур киенгән кичәге укучылар мәдәният йортының уңайлы залына тормышларындагы иң якты чорга - мәктәп елларына йомгак ясау өчен җыелдылар. Янәшәләрендә - аларны унбер ел дәвамында кайгырткан һәм яклаган ата-аналары һәм укытучылары. Булачак укучыларның - 10...

Сишәмбе көнне "Юность" район мәдәният йортында мәктәпләр чыгарылышларының район җитәкчесе Игорь Привалов белән очрашуы булды.
Матур киенгән кичәге укучылар мәдәният йортының уңайлы залына тормышларындагы иң якты чорга - мәктәп елларына йомгак ясау өчен җыелдылар. Янәшәләрендә - аларны унбер ел дәвамында кайгырткан һәм яклаган ата-аналары һәм укытучылары. Булачак укучыларның - 10 нчы бакча шәкертләренең нәсыйхәт сүзләре йөзләрдә елмаю тудырды. Тантана хуҗаларының кичә кунаклары белән биюе матур мизгел булды.
- Сез зур тормышка аяк басасыз. Бу сезне намуслы, акыллы, чыдам булырга этәрә. Безнең илебез, республика һәм район зур адымнар белән алга бара, яңа предприятиеләр һәм производстволар ачыла, тиздән дөньяда тиңе булмаган "Аммоний" гиганты барлыкка киләчәк. Сезнең институтларда һәм университетларда алган белемнәрегез безнең районда да кулланыш табачак. Без заводны төзербез, ләкин анда, сез булмасагыз, кем эшләр? - диде Игорь Привалов һәм "Укудагы аерым уңышлары өчен" алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләү церемониясенә кереште.
Лилия Әхмәдиева (1 нче мәктәп), Владислава Петрова (3 нче мәктәп), Лилия Фатыйхова (Ижевка) 2012 ел чыгарылышы йолдызлары булдылар. Илнара Әхмәтҗанова (1 нче мәктәп), Аида Буглеева (3 нче мәктәп), Ләйсән Сәгыйрова (3 нче мәктәп), Алинә Ювакаева (3 нче мәктәп), Алия Галиева (Ижевка) көмеш медальләр алдылар.
Аларның ата-аналарына Рәхмәт хатлары тапшырылды. 123 чыгарылышның 36 проценты - "бик яхшы" һәм "яхшы" билгеләре белән аттестат иясе.
Чыгарылышларны мәгариф идарәсе начальнигы Резедә Гайфуллина сәламләде. Беренче укытучылары һәм ата-аналар исеменнән балаларга Луиза Халикова, Наталья Петрова мөрәҗәгать иттеләр.
Унберенче сыйныфлар, "Шаян", "Кристалл" коллективлары концерт номерлары әзерләделәр. Чараны Гөлназ Стрелкова һәм Эльвира Гайфуллина алып бардылар.
• • •
1 нче мәктәп 52 чыгарылыш белән саубуллаша.
Н.Горланова җитәкләгән 11 б сыйныфында 25 бала. Бу тәҗрибәле остазның мәктәп биографиясендә беренче генә чыгарылышы түгел. Ләкин быелгы егетләр һәм кызлар белән аерылышуы аеруча моңсу.
- Алар укуга бөтен көчләрен һәм энергияләрен бирделәр. Максатка омтылучанлыклары, үҗәтлекләре хөрмәткә лаек, - ди Надежда Николаевна.
Аның унберенчеләре Бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләргә ирештеләр, икесе - медалист.
Кунаклары район җитәкчесе Игорь Привалов, ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Ханбиковның киңәшчесе Рөстәм Гафаров булган чыгарылыш кичәсен әзерләүдә дә алар актив катнаштылар. Мәктәп тормышыннан юмористик сәхнә күренешләре, пародияләр һәм музыкаль номерлар белән баетылган капустник тамашачыда уңай тәэсирләр калдырды.
• • •
3 нче мәктәптә ике чыгарылыш сыйныфы - 34 укучы.
Балаларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко котлады. Директор Альберт Федоров егетләргә һәм кызларга иң изге теләкләрен юллады. Быел барлык укучылар да Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырды, күпләре инде югары уку йортларына чакыру алды.
Сыйныф җитәкчесе Люция Хөснетдинова өчен бу чыгарылыш өченчесе.
- Без җиде ел дәвамында бергә булдык. Төрле чаклар булды, ләкин сез һәрвакыт активлыгыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез белән аерылып тордыгыз. Спорт чараларында, олимпиадаларда катнаштыгыз, күпләрегез Л.Карпов ис. химзаводта укып өстәмә белемнәр алды. Баштарак курсларга йөрергә теләмәсәгез дә, соңыннан моның үзегезгә кирәк икәнен аңладыгыз - сез конкуренциягә сәләтле һәм вузларга керүе дә җиңел булачак, - диде Люция Әгъзамовна.
Актлар залы сәхнәсеннән рәхмәт сүзләре яңгырады. Укучылар яраткан остазларына җырлар һәм чәчәкләр бүләк иттеләр. Ә укытучылар үсмерләрнең үз юлларын табуларын, уңышлы булуларын һәм мәктәпне онытмауларын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары вакыйга