Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чын йөрәктән җырларга

"Юность" район мәдәният йорты сәхнәсендә "Ля-ля-фа" балалар вокал-эстрада студиясе отчет концерты белән чыгыш ясады. Аның җитәкчесе Лира Улько сәхнә артында соңгы нәсыйхәтләрен бирә. - Әлбәттә, дулкынланабыз, - ди Лира Ниловна, - чөнки отчет концерты - коллективның еллык эшенә йомгак. Бүген программада бик күп яңа җырлар яңгыраячак. Илсөяр Снигирева концертка кызы...

"Юность" район мәдәният йорты сәхнәсендә "Ля-ля-фа" балалар вокал-эстрада студиясе отчет концерты белән чыгыш ясады.
Аның җитәкчесе Лира Улько сәхнә артында соңгы нәсыйхәтләрен бирә.
- Әлбәттә, дулкынланабыз, - ди Лира Ниловна, - чөнки отчет концерты - коллективның еллык эшенә йомгак. Бүген программада бик күп яңа җырлар яңгыраячак.
Илсөяр Снигирева концертка кызы Даша белән килгән.
- Безгә бу коллектив бик ошый, - диләр алар, - чыгышларын рәхәтләнеп карыйбыз.
Хезмәт ветераннары ирле-хатынлы Овчаровлар оныклары Алинаны хупларга килгәннәр. Ул студиягә өч ел йөри, туганнарын һәм остазларын иҗади үсеше белән шатландыра.
- Алар чын күңелдән җырлыйлар, - диде алып баручы Радик Ахунҗанов, кичәне ачып.
Бу көнне өч яшь төркеме һәм солистлар Камилла Сәлимханова, Дарья Кормильцева, Сирануш Ованесян, Гүзәл Гатауллина башкаруында "Добрые дела", "Четыре дня войны", "Когда это бывает" һәм башка җырлар яңгырады. Балаларның иң зурысына 14 яшь, ә иң кечкенәсенә - Җәмилә Сәетовага - нибары өч. Ул тамашачыны самимилеге, мөлаемлыгы һәм тырышлыгы белән әсир итте. Концерт ахырында кыз, барлык катнашучылар кебек үк, тулы хокук белән Мактау грамотасы алды.
Отчет концерты алдыннан студиянең җиңүләр копилкасы абруйлы бүләкләр белән тулыланды - балалар Сочида узган "Магнолияләр иле" халыкара фестивалендә җиңүче булдылар. Бу уңыш - төркем җитәкчесенең һөнәри дәрәҗәсе, коллективта шөгыльләнүчеләрнең таланты, балаларның, җитәкченең һәм педагогларның тыгыз дуслыгы күрсәткече.
Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Галиева коллективны уңышлы чыгыш ясавы белән җылы котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды.
Ольга Смолькова
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары “Ляляфа”