Чыршыкай, утларыңны кабыз!
Менделеевскиның үзәк чыршысын ачу гаҗәеп һәм әкияти булды.
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда шәһәрлеләрне театрләштерелгән тамаша һәм бәйрәм концерты көтте.
Күп еллар дәвамында Менделеев мәйданында яңа ел бәйрәменә урнаштырылган чыршыны бизиләр. Агымдагы елның яңалыгы 15 метрлы яшел чибәркәй булды, ул матур итеп бизәлде. Алтынсу, көмеш, кызыл һәм зәңгәр шарлар ылыслы ботакларда гармонияле урын алдылар. Үзәк шәһәр чыршысын утлы-диодлы гирляндалар белән уратып алдылар, аның очында биш почмаклы йолдыз балкый. Чыршының аскы өлеше тематик баннер белән бизәлгән. Чыршы белән бергә “Дуслык” паркында карлы тау барлыкка килде. Агымдагы елда аны Кыш Бабай һәм Кар Кызы сыннары бизәде, киләсе елның символы – дуңгыз һәм әкият геройлары, мультфильмнар.
– Чыршы купшы, стильле бизәлгән. Кызым Регина белән бәйрәмгә килдек. Ул Яңа елны түземсезлек белән көтә һәм могҗизага ышана, – дип уртаклашты Зинаида Уразаева.
Чыршыны тантаналы ачу изге традициягә әверелде. Үзәк мәйданда кеше күп булды. Киләсе Яңа ел белән менделеевлыларны район башлыгы Валерий Чершинцев котлады, барысына да сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләде.
Бәйрәмдә шәһәрлеләргә С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның “Шаян” һәм “Кристалл” ансамбльләре, “Ля-ля-фа” вокал-эстрада студиясе әзерләгән җырлар һәм биюләр, Балалар иҗат үзәгеннән иҗади чыгышлар белән тамаша тәкъдим ителде. Тамашага чараның төп геройлары Кыш Бабай (Данил Стройкин), Кар кызы (Вероника Латыйпова) һәм киләсе ел символы дуңгыз (Яна Абдуллаева) һәм теләгән һәркем кушылдылар.
Кыш Бабайлар һәм Кар Кызлары парады, яңа ел утларын кабызу күңелле мизгелләр булды.
– Бала белән шәһәр буйлап йөрергә чыктык, чыршы утларын кабызу чарасын карарга булдык. Быел биредә тагын да күңеллерәк һәм матуррак, – дип билгеләде Гөлназ Фамуллина.
Сүзгә өч яшьлек Нариман Фамуллин кушылды:
– Кыш Бабай белән биедем, алар шундый күпләр. Минем теләгемне үтәүләрен телим.
Үзәк чыршыны ачу шәһәр һәм районда яңа ел чараларын үткәрүгә символик старт бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев