Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Данир Сабиров Менделеевскида: артист, пародист, биюче һәм юморист

Татарстан Республикасының атказанган артисты Д.Сабиров өч сәгать дәвамында гаҗәеп һәм оригиналь программасы белән тамашачыны әсир итте.

Артистның сәләте күпкырлы – мәххәбәт, гаилә мөнәсәбәтләре трында моңлы һәм мавыктыргыч җырлар башкара. Шунда ук юморга күчә, танылган татар эстрадасы җырчыларына бик оста итеп пародияләр ясый: Илсөя Бәдретдиновага, Салават Фәтхетдиновка, Габделфат Сафинга һәм башкаларга.

Данир Сабиров аеруча бер җылылык һәм тирән ихтирам хисләре белән туганнарына һәм якыннарына җырлар багышлап үзенең гаиләсе, ата-бабалары турында сөйли.
Аның тагын бер таланты – бию, концертның бизәге очкынлы биюләр булды.Ул аларны башкарып кына калмыйча, тамашачыны да күңел ачуга җәлеп итте.


«Юмор, җыр һәм бию остасы Д.Сабировның концерты искиткеч яхшы һәм һәркемнең күңелен яуларлык булды», – дип фикерләре белән уртаклаштылар менделеевлылар.


Ахырда теләгәннәр яраткан артистлары белән истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев