Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Дайяна» арт-студиясе 25 еллык юбилеен үткәрде

Балалар сәнгать мәктәбендә «Дайяна» арт-студиясенең 25 еллыгына багышланган «Биредә синең йолдызың кабынды» әкияти концерты узды.

«Дайяна» арт-студиясе — яшь вокалчыларның эстрада ансамбле, аларны җырга мәхәббәт берләштерде. Ансамбльнең җитәкчесе Елена Лыкова — зур стажлы, ару-талуны белмәс энергияле һәм бай фантазияле талантлы педагог. Коллективта тәрбияләнүчеләр чирек гасыр дәвамында район, республика, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә күп мәртәбәләр катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар.

«Дайяна»да катнашучыларны котларга педагоглар, ата-аналар һәм чыгарылышлар килде.

ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге директоры урынбасары Әнзия Закирова мәртәбәле кунак булды. Ул БСМдә искиткеч һәм сәләтле балалар укуын билгеләде.

— Бу мәктәптә мин беренче мәртәбә, биредә иҗат итәр өчен яхшы шартлар булуына сокландым. Укытучылар укучыларга күңел җылысын бирәләр. Моны бәяләргә кирәк. «Дайяна» вокалчыларына зур уңышларга ирешүләрен телим, сәламәт һәм бәхетле булыгыз, — дип тәрбияләнүчеләргә мөрәҗәгать итте Әнзия Рфиковна.

Шулай ук Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова, БСМ директоры Алия Абрамова арт-студиягә үзләренең котлауларын юлладылар һәм идеяләренең чынга ашуын теләделәр.

Чара барышында «Дайяна» коллективы позитив тәэсирләр бирде. Концерт программасына «Весенняя капель», «Музыка зовёт», «Человечки сундучные», «Яратыгыз», «Душа мой», «Куда уходит детство», «Хей, хей» һәм башка номерлар керде. «Калейдоскоп» скрипкачылар ансамбле, «Шатлык» хореографик ансамбле музыкаль номерлар тәкъдим иттеләр.

Чыгарылышлар Юлия Хөсәенова, Ләйсән Мингазованың видеопрезентацияләре күрсәтелде. БСМ сәхнәсендә шулай ук чыгарылышлар Айсылу Касыймова, Дарья Башарова чыгыш ясадылар, кунакларны вокал осталыклары белән сокландырдылар. Барлык чыгышлар да алкышларга күмелде. "Дайяна"ның юбилей концерты "ура"га узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев